Әнинең юбилее алдыннан фотолар карап утырганда мин әнидән үзе, тормышы турында сөйләвен үтендем. Сүз – әниемә, муниципаль хезмәт ветераны Нәзирә ГАРИФУЛЛИНАга.
– Минем балачагым бәхетле узды. Гаиләдә без дүрт бала үстек. Әтием – сугыш, әнием – хезмәт ветераны. Сүз уңаеннан: мин, әтинең портретын тотып, ел саен “Үлемсез полк” акциясендә катнашам. Шул рәвешле, безгә җиңү бүләк итүчеләргә булган тирән хөрмәтемне белгертергә тырышам. Әти-әни, иң беренче чиратта, бездә эш сөючәнлек, җаваплылык кебек мөһим сыйфатларны тәрбияләргә тырыштылар.Без үскән еллар җиңел түгел иде. Әмма без һәрвакыт тук, өс-башыбыз бөтен булды. Балачак һәм мәктәп еллары бик тиз узып китте. Минем шәхес булып формалашуыма үзем белем алган 76нчы мәктәп коллективы зур йогынты ясагандыр. Мәктәпне тәмамлагач УдГУның физика-математика факультетында белем алдым. Диплом алып туган мәктәбемә әйләнеп кайттым. Укытучы, партоешма секретаре, завуч булып эшләдем.
Ул елларда пионер, комсомол, партия, профсоюз оешмаларының йогынтысы зур иде. Педагоглар, ата-аналар, укучылар коллективлары белән зур эш алып барылды.
Сигез ел эшләгәннән соң, 1980 елда КПСС райкомы аппаратына күчтем һәм Нәдидә Хәсәнова, Әмир Аптеков, Имаметдин Галимов, Мауа Каюмова, Фәния Булатова кебек тәҗрибәле җитәкчеләр кулы астында партия кабинетында консультант булып эшли башладым.
Ун ел идеология бүлеген җитәкләдем. Ул чакта кеше игътибар үзәгендә булды. Һөнәре буенча иң яхшысын билгеләү, механизаторлар, терлекчеләр, тимерьюлчылар слетлары уздыру дисеңме?! Сәламәтлек саклау, мәдәният, милләтара мөнәсәбәт, дин, спорт, яшьләр мәсьәләләренә зур игътибар бирелде. Шәхси тормыш өчен вакыт калмый да иде диярлек. Кызыбыз Эльвираны тәрбияләүдә әти-әнинең, ирем Рәшитның, якыннарымның ярдәме зур булды.
90нчы елларда союз таркалды, партия хакимияте бетерелде. КПСС райкомы ябылганнан соң мин район хакимиятенә эшкә күчтем. Башта оештыру бүлеген җитәкләдем, аннан – гаилә, ана булу һәм балачак бүлеген. Бу чор күбрәк күңелсез вакыйгалар белән хәтердә калган. Болар – яшүсмерләр төркемнәре арасында сугышулар, “авыр” яшүсмерләр янына комиссия белән чыгулар һәм башкалар.
Аннан минем өчен тагын да җаваплырак чор башланды: 1995 елдан район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары итеп билгеләндем. Юнәлешләр бик күп иде. Олы җаваплылык тоеп эшләү, һәрчак бер-беребезгә ярдәм итү кебек сыйфатлар авырлыкларны җиңәргә ярдәм иткәндер.
Әлеге чор истәлекле вакыйгаларга да бик бай булды. Район оешуга 350 ел тулуны Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев катнашуында зурлап билгеләп үттек. “Күңел чишмәләре” әдәби берләшмәсен төзедек. Җирле язучы һәм шагыйрьләрнең иҗатын үстерүгә зур игътибар бирергә тырыштык.
Безнең район республика эшлеклеләренең игътибар үзәгендә булды. Татарстан Язучылар берлегенең Әгерҗедә күчмә утырышлары үтте, Казан, Чаллы, Ижауда якташлар оешмалары төзелде. Ижауның Ленин районы хакимияте белән тыгыз элемтә урнаштырылды. Уртак чаралар безне тагын да берләштерә һәм рухи яктан баета иде.
Лаеклы ялга чыккач та эшләвемне дәвам иттем. 14 ел ИжГТУ менеджеры булып эшләдем. Әлеге уку йортына Әгерҗе укучыларын җәлеп итү, укуларын контрольдә тоту, уку һәм сессия барышында аларга ярдәм итү кебек эшләрдә үз ягымнан тиешле булышлык күрсәтергә тырыштым.
Бүген инде мин пенсионер статусында. Шулай да район тормышында актив катнашырга тырышам. Күпкатлы йортта өлкән вәкил, район башкарма комитеты административ комиссиясендә әгъза булып торам.
Мин шәһәребезне, районыбызны яратам. Андагы тормыш белән даими кызыксынам. Уңай үзгәрешләргә сөенәм, тискәреләренә борчылам, – дип сөйләде әнием.
Әнинең 45 еллык хезмәт стажы бар. Ул – “Хезмәт ветераны”, “ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре” кебек исемнәргә ия. “Казанның 1000 еллыгы” медаленә, район башлыгының, ИжГТУ ректорының Мактау грамоталарына лаек. Күптән түгел “ТАССРның 100 еллыгы” истәлек билгесе тапшырылды.
– Тормышымны яңадан башларга туры килсә, аның шул ук юлдан китүен телим. Башка сукмак буйлап атлавымны күз алдына да китермим, – ди әни.
Аңа хас бик матур сыйфат бар: ул кешеләрдә дә матурлыкны гына күрергә тырыша. Оныкларын ихлас ярата. Якыннарына, туганнарына, күршеләренә һәрчак булышу җаен таба. Сабыр, түзем, кешелекле, киң күңелле... Менә шундый инде ул безнең ӘНИ.
Эльвира ДӘҮЛӘТШИНА.