Нинди кеше икэн ул мин,
Ялганлаша хичтә белмәдем.
Дус дисәләр җаным атып,
Йоөрәгемне бирдем бүлгәләп.
Әхирәт дип күпме йөгердем мин,
Кайгыларда булдым мин терәк.
Шатлыкларын чын күңелдән күрдем,
Уртаклаштым барсын бергәләп.
Бер алманы бишкә бүлеп түгел,
Синең белән тигез бүлештем.
Караңгы төн мине куркытмады
Миңа авыр дигән минутта.
Нинди кеше икән ул мин диеп
Һаман ватам инде башларны.
Куңел күзе ничек абайламый
Калган икн булган ялганны?
Ялган булган синен дуслыгың да,
Хөрмәт итәм дигән сүзләрең.
Миннән шулай көлеп йөрдең микән?
Шул өзгәли минем йөрәкне.
Дустым юк дип һичтә кайгырмыйм мин,
Табылырлар дуслар, туганнар.
Ә тапалып пычранган ышанычны
Табып булыр микән? Ышанмыйм.
Ышанмыйм...
Октябрь 2019