Найти тему

Такыя ул-гади аксессуар гына түгел!

⠀⠀Такыя-гади аксессуар гына түгел. Элек-электән ул бик үзенчәлекле саклык чарасы булып саналган. Такыяны эчтән тышка таба үреп, әби-бабаларыбыз, үзләрен һәм янәшәдәгеләрне явыз көчләрдән саклаган. Өй түренә элеп куйсаң, өйгә тынычлык һәм муллык китерәчәгенә ышанганнар.

⠀⠀Сабый баланы күздән саклау өчен дә такыя файдаланганнар. Моның өчен, кечкенә размерда үреп, сабый мендәре астына салып йоклатканнар.

⠀⠀Ә яшь кызлар исә, үргән такыяларын суга агызып, күңел түрендә йөрткән иң кадерле теләкләрен теләгән. Әлбәттә, аларның чынга ашачагына чын күңелдән ышанганнар!