Керпене һәркем күргәне бар. Ләкин керпе турында кызыклы фактларны белмисеңдер әле! Әйдә, дустым, бу хатаны төзәтик! 🦔Керпе катнаш урманнардагы якты урыннарда яшәргә ярата. Аның авырлыгы – 1 кг, буе 30 см җитәргә мөмкин. 🦔Керпенең җилкәсендәге энәләр саны 16 меңгә кадәр җитә. 🦔Керпе начар күрә. Аның төп ярдәмчесе-барыннары. Әйе-әйе, шуңа да ул янына якын килә башлагач борынын "мышкылдата". 🦔Начар күрүенә карамастан, керпе төсләр аерырга сәләтле. 🦔Керпенең авызында 36 теше бар. Һәм алар, нәкъ тә кешенеке сыман, олыгайган саен коела бара. 🦔Керпе баласы чукрак, сукыр, ялангач һәм энәсез булып туа. Туып берничә сәгать үтүгә, тәненә йомшак энәләр үсә башлый. Бераздан ул энәләр ныгый, катылана. 🦔Табигатьтә керпеләр күп дигәндә 5 ел яши, ә зоопарк яки хуҗалыкта – 10 ел. Керпеләрнең барлыгы 17 төре билгеле. 🦔Соңгы елларда Татарстанда колаклы керпеләр очрый башлаган. Керпе Татарстанның Кызыл китабына кертелгән. 🦔Керпеләр бер-берсе белән сызгырып аралаша. 🦔Керпе тәүлегенә 2 чакрымг