Җиләк-җимешләрнең коелып берничә кон яткач, черә башлавына игътибар иткәнегез бардыр. Аларда, әллә каян гына, вак-вак чебен-черкиләр барлыкка килә башлый. Каян килә соң яшелчә, җиләк-җимешләрдә чебен-черкиләр? Ике төрле җиләк чебеннәре бар: Урта диңгез чебене нәкъ тә өй чебененә охшаган, ләкин аларда кызгылт-сары тимгелләр күрергә мөмкин. Бу иң зарарлы төр бөҗәкләрнең берсе. Чөнки бу төрнең самкалары әле өлгермәгән яшелчә, җиләк-җимешләргә йомырка салалар, ә яшь чебеннәр барлыкка килгәч, алар әлеге җимеш-яшелчәләр белән туклана. Шулай итеп әлеге төр чебеннәре бөтен уңышны юк итергә мөмкин. Өйдә чери башлаган җимеш өстендә очккан чебен “дрософила”- дип атала. Ул куркынычсыз. Самка черегән җимешнне күреп оча да, үз йомыркаларын чери башлаган яшелчә-җимешләргә генә сала. Ә яңа туган чебен-черкиләр черегән җимешләрдә барлыкка килгән матдәләр белән генә туклана. Иң кызыгы шунда ки, дрософила фәнгә билгеле булган иң файдалы бөҗәкләрннең берсе. Ни өчен дисезме? Чөнки ул нәсел үзенчәлекләрен ө