Мөхтәрәм милләттәшләр һәм дин кардәшләрем! Тагын мин әле бу!
“Сез барыгыз да көтүчеләр, һәркем үз көтүе өчен җавап бирәчәк”, диде Аллаһының сөекле колы һәм Пәйгамбәре Мөхәммәд с.г.в. Бүгенге имамнар да, мөфтиләр дә бу хәдисне бик яхшы беләләр. Беләләр генә түгел, бик зур, дәрәҗәле көтүче булыр өчен җан атып йөриләр. Ә менә көтүченең вазыйфалары нидән гыйбарәт соң? Бу сорауга җавапны я белмиләр, я белергә теләмиләр, яисә инде белсәләр дә Аллаһы Тәгаләгә ышанулары һәм Пәйгамбәребезне (с.г.в.) яратулары шуның чаклы гына.
Чынлыкта көтүче үзенең көтүен яхшы үләнле җирдә көтәргә, таралышып сазлыкка кереп батмауларын яисә ярдан елгага егеылып төшмәсеннәр һәм бигрәк тә бүреләр килеп чыгып, малларын буып китүдән сакларга тиеш. Бүген безнең имам һәм мөфти вазыйфаларын башкаручы көтүчеләребезнең көтә тоган көтүләренең 95% ы сазламыкка кереп баткан, бүреләр алар көтүендәгеләрне берәм-берәм буып торалар, аларны саклау һәм яклау турында уйлап та карамыйлар. “Көтүлекләрегезне бүреләргә бирмәгез инде”, дип әйтсәң, “Үзебезгә кагылмасалар ярый инде, ул бүреләр барыбер безне тыңламыйлар”, дип җавап кайтаралар, яисә гомумән дәшмиләр. Дәшмәсәләр дә шулай әйткәннәре аңлашыла.
Мөхтәрәм милләттәшләр, газиз дин кардәшләрем! Мин шул “бүреләргә” каршы чара кылырга кирәклеге хакында мөрәҗәгать иткән идем. Бер Нәфигулла хәзрәт кенә сүзләрнең хаклыгын раслап җавап бирде. Ул: “Бик дөрес сүз, безнен бүген берлегебез булмаганга көчебез дә юк!”, диде. Кем гаепле? Кем комачаулый берләшергә? Бары тик нәфсе комачаулый, нәфсебезгә баш була алмыйбыз. Юк, берләшәселәре килми күбесенең, җырлап барган тормышларына авырлык китереп, ничек инде алар ислам китапларын тыюдан яклап йөресеннәр ди, олы башларын кече итеп. Әнә рәхәтләнеп “Рождество” уздырып поплар белән фотоларга төшеп йөрүдән дә арына алмыйлар. Менә Болгарга җыелып болганып йөрүдә бердәмлек күрсәтәләр.
1930 елда мөселман илләреннән СССР хакимиятенә “Ник мөселманнарны кысрыклыйсыз?” – дип хат килеп төшкәч, шул хатка мөфти Ризаэддин Фәхреддин исеменнән: “Юк мөхтәрәм мөселман кардәшләр, безнең илдә мөселманнарны кысрыклау юк”, дип язылган хатка кул куйдырырга дип Р. Фәхреддин хәзрәтләрен Мәскәүгә чакырып китергәч, ул хатны укый да, “Мин бу хатка кул куя алмыйм, чөнки мөселман кешесе алдый белми”, дип чыгып китә. Нинди куркыныч 30 елларда да иманын сатмый мөфти хәзрәтләре. Чөнки ул үз көтүе өчен, үз гамәле өчен Раббебез каршында җавап бирәсен ихлас күңелдән аңлаган. Безнең мөфтиләребез җавап бирәсен аңлап бетермиләр күрәсең...
Рәсим Хәбибулла.