Әгерҗе районындагы Пенсия фондының клиент хезмәте бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, Татарстан Социаль фонды бүлекчәсе февраль аеннан башлап медицина хезмәткәрләренә махсус социаль түләүләр күчерә башлаячак, моның өчен сәламәтлек саклау оешмалары ай сен әлеге төр ярдәмгә хокуклы белгечләрнең реестрын формалаштырырга тиеш була. Хөкүмәт карары белән кертелгән яңа төр түләү 2023 елның гыйнварыннан сәламәтлек саклауның беренчел звеносы, үзәк район, район һәм участок хастаханәләренең медицина хезмәткәрләренә, шулай ук ашыгыч ярдәм станцияләрендә һәм бүлекләрендә эшләүче хезмәткәрләргә билгеләнә. Түләү күләме, медицина хезмәткәрләренең категориясенә һәм медицина оешмасы төренә карап, 4,5 мең сумнан 18,5 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Түләү операторы итеп Россиянең Социаль фонды билгеләнгән, акчалар медицина оешмаларыннан алынган мәгълүматлар нигезендә түләнәчәк. Һәр ай нәтиҗәләре буенча медицина оешмасы ярдәм алу хокукына ия хезмәткәрләрнең электрон реестрын формалаштырырга һәм бу мәгълүматны с
Февральдә Социаль фонд медицина хезмәткәрләренә махсус социаль түләү күчерә башлый
17 января 202317 янв 2023
1 мин