Балачакка кире кайтыр идем,
Кире кайта торган юл булса...
Бу юлларны укыганда йорэгем жуу килэ! Чабып, уксеп елап үземнең балачак елларыңа кайтасы килэ, ул елларның җылы истәлекләрен саклаган туган якларыма, туып-үскән йортыма, иң кадерле төш күргән сыман әйләнеп кайтам. Күземне йомам, ул төшнең озаграк сузылуын, кабатлануын телим, иң якын булган хатирәләрдән аерыласы, уянасы килми. Шушы тош озакка сузылсын иде, хичтэ уянасым килми. Кызык чак бит шушы чор. Яраталар, итэккэ утыртып бер бер артлы соялэр, кайгы хэсрэт курмичэ яши торган чак. Күңелле уеннары, ихата тулы дусларым, уку еллары, шаян, дэртле шук классташлар, әти-әни кочагында бер борчусыз яшәгән вакытлар булып истә калган ул. Хэзер уземнең чәчләргә чал кереп, үзем әни булгач кына, ул чакларның нинди нэфис, матур, бэхетле, куып житмэслек еракта калган иң кадерле чор булганын, аны берничек тә кайтарып булмаслык хыял икәнен күңелемнэн үткәрдем.
Түрдә — зур якта,остэл остендэ бер очында ашъяулыкка икмэклэр төреп куелган; икенче