Түбән Тагил шәһәрендә яшәүче күп балалы гаилә Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга мөрәҗәгать иткән. Анна исемле хатын 5 айлык баласы хастаханәдә үлүдә табибларны гаепли. Сабый пневмониядән вафат булган. Бу турыда Екатеринбург.Онлайн хәбәр итте. Баласы үләргә 2 көн алдан әни кеше табибка мөрәҗәгать иткән. Табиблар «бала сәламәт» дип ышандыра, беркем дә сабыйның сулыш алуы кыенлашуына, температурасы 37 градус булуына игътибар итми. Сабыйның хәле начарлангач кына, аны реанимациягә салалар. Реанимациядән соң баланың тәнендә күгәргән урыннар күп була, алар ничек барлыкка килүе дә билгесез, диелә хәбәрдә. Гаиләнең вәкиле Юлия Липинская E1.RU сайтына комментарий биргән. Ул гаиләнең җинаять эше ачу турында мөрәҗәгате кире кагылуын сөйли. «1 гыйнварда тикшерүче безне күрсәтмә бирү өчен чакырды, без барысын да сөйләп бирдек. Ләкин бала үлеме турында эш ачарга теләмәделәр. Шуннан соң без Бастрыкинга яздык. Сораулар бик күп – реанимациядән соң баланың тәнендә күгәргән урыннар ник б
«Реанимациядән чыкканда бөтен тәне күгәргән иде». Әни кеше баласы үлемендә табибны гаепли
4 января 20234 янв 2023
1
1 мин