Шәхсән мин артистның тамашачысына һәрвакыт сөйләрлек сүзе, җырлары аша җиткерергә теләгән яңалыклары, мәңгелек темалардан саналган мәхәббәт, гаилә, балалар кебек темаларга карата фикерләре булырга тиеш, дип уйлыйм. Артист буш булырга тиеш түгел. «Онытылмый… Вакыты да дәваламый» Ильвира, ничек концерт? Үз-үзеңнән канәгать калдыңмы? Казан концертында видеосъемка булды. Менә шушы видеотасма әзер булгач, аны башыннан ахырына кадәр карап чыккач кына концерт турында үз фикеремне әйтә алырмындыр. Тамаша үзем турында булды. Әйтергә теләгән фикерләремнең бер 50 проценты әйтелми калды. Менә хәзер моны әйтәм дә аннан соң тегесен әйтәм, дип сәхнәгә чыгасың чыгуын, тик барысы да онытыла. Концертка әзерлек ничек барды? Һәр җырчы үз концертын үзенчә күзаллый инде ул. Мин дә тырыштым. Бер атна кала авырдым, температурам югары булды. Концертны кичектерергә дә уйлаган идем хәтта. Шулай да артка юл юк дип, куярга булдым, һәм, Аллага шөкер, ерып чыктык. Алай тискәре фикер ишетмәдем, тамашачыма ошаган, рәх
Эльвира Хамматова исемен үзгәрткән: «Эльвира паспортта гына калды...»
1 января 20231 янв 2023
48
2 мин