Әгерҗе районындагы Пенсия фондының клиент хезмәте бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, йөклелекнең иртә срогында медицина оешмасында исәпкә баскан 10 меңнән артык хатын-кыз айлык пособие рәсмиләштергән. Пособие Россия Федерациясе территориясендә яшәүче һәм йөклелекнең беренче 12 атнасында медицина оешмасында исәпкә баскан йөкле хатын-кызларга, гаиләдә айлык керем җан башына региональ яшәү минимумыннан артмаган (Татарстан Республикасында - 11 832 сум), гаилә милке күчемле һәм күчемсез мөлкәт таләпләренә туры килгән очракта билгеләнә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2023 елның 1 гыйнварыннан балалы гаиләләргә йөклелек чорыннан алып балага 17 ел тулганчыга кадәр ярдәм итүнең гамәлдәге чараларын берләштерүче бердәм пособие кертелә. "Бүген авырлы хатын-кызлар пособиене хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумының 50% чамасы гына ала. Ә 2023 елның 1 гыйнварыннан, гаилә керемнәренә карап, булачак әни төбәктэ яшэү минимумының 50, 75 яки 100% күләмендә пособиегә дәгъва итә алачак", - дип билгеләп үтте Тат
Татарстанның 10 меңнән артык йөкле хатын-кызы дәүләт ярдәменнән файдалана
28 декабря 202228 дек 2022
1
1 мин