«Курай» радиосы эфирында Эльмира телефоныннан социаль челтәргә тоташып, виртуаль дуслары өчен туры эфирга да чыккан. Нәкъ менә шул туры эфирдагы видеоязма – Эльмира аккаунтындагы соңгы пост, соңгы истәлек. Әңгәмә барышында җырчының ничектер дулкынлануы, нәрсәгәдер борчылуы сизелеп торган. Ул үзе дә: «Кара әле, ә, калтырата», – дип берничә тапкыр әйтә. Музыкаль тәнәфес, реклама вакытларында тапшыруны алып баручылар белән көлешеп ала, чәйләп, шул ук вакытта, җырның текстларын барлап утыра. Көндәлек мәшәкатьләре турында да сөйли. Фатирларындагы төзекләндерү эшләре хакында кызык итеп: «Бу обойларны ничек башкарып чыгарга, әле обойны алмаган да. Иске мебельләрне сүтеп чыгардык. Бәләкәй генә бүлмәдән дөнья кадәр әйбер чыкты, минәйтәм, күчә калса-а-аң. Ярты әйберне таба алмыйм бүген», – дигән. Шаярып, көлеп утырса да, Эльмираның үзен тыныч тотмавы нык сизелә. Нигәдер бер күзеннән яшь тә ага, йөткергәләп тә ала. Радиога ул таксида килгәнен әйтә, тапшыруга килер алдыннан да ул, авырып торам, хә
Эльмира Сөләйманова соңгы әңгәмәсендә: «Авырып торам, хәлем юк, җырлый алсам ярар иде»
22 декабря 202222 дек 2022
3 мин