Продюсер Рифат Фәттахов социаль челтәрләргә җыр язмышы турындагы фәлсәфи фикерләрен язган һәм җырның үз җырчысын табуына уңышлы мисал итеп «Киек каз юллары»н башкарып танылган мобилизацияләнгән Артур Хәсәновны китергән. «Җыр җырчысын тапты, яки «Киек каз юллары» җыры халыкка ни өчен Артур Хәсәнов башкаруында барып җитте? Берзаман Рәшит Ваһапов яшь Илһам Шакировны тыңлап торган да, аркасыннан сөеп: «Да, душа есть», – дигән. Әйе, җырны халыкка җиткерү өчен иң элек йөрәк җылысы, әнә шул «душа» кирәк. Сәнгатьнең гомуми формуласы да «йөрәктән – йөрәккә» бит. Җырда бөтен нәрсә мөһим – музыка да, сүз дә, башкаручының осталыгы да. Әмма җырчы җырны йөрәге аша үткәреп, җаны белән җырламаса, халык аны кабул итми. «Киек каз юллары» җырын Артур Хәсәнов чын күңелдән, җанын-йөрәген салып, «душа» белән, уйнамыйча, масаймыйча, ихлас җырлый. Артур башкаруында ясалмалык юк. Шуңа күрә халык бу җырны бик тиз отып алды, гәрчә ул 3 ел элек яңгырый башлаган булса да. Гадәттә, җыр халык күңеленә беренче башкар
Рифат Фәттахов «Киек каз юллары» җырын Артур Хәсәнов танытуы турында: «Масаймыйча җырлый»
16 декабря 202216 дек 2022
4
2 мин