Эльмира Сөләйманова эстрадада үз урынын булдырган җырчы иде. Аның башкаларныкына охшамаган тавышын күпләр үз итте. Үкенечем калды: мин аннан интервью алып калмадым. Без концертларда күрештек, сөйләшеп торганыбыз да булды. Ул «матурым», «җаным» дип эндәшә иде. Конфликтка керергә яратучы түгел иде ул. Хәтта бер репортажымда аның турында язгач, аңа ошап бетмәгән бер фикер булгач, ул ачыклык кертте, әмма аз гына да конфликтка керү теләге юк иде аның. Аның белән интервью алырга дип килешеп беткән идек. 9 октябрьдә сөйләштек – аудиоязма нибары 7 секунд иде. Эльмира, интервьюны соңрак датага күчерик, диде. Аннары да без сөйләшә алмадык. Соңгы тапкыр ноябрьдә шалтыраттам, ул, хәлем юк, диде. Ә бүген исә вафаты турында хәбәр ишеттем. Җырчының ике баласы – Артем белән Диана ятим, ире тол калды. Эльмира, синең миңа: «Кире шалтыратырмын», – диюең тормышка ашмады. Ә мин көткән идем. Мин шалтыратканда алмадың. Шушы җиде секундлык аудиоязма минем өчен зур истәлек булып сакланачак. Урының оҗмах түренд