Ул быел да суган, бәрәңге, сарымсак чәчкән, алардан яхшы уңыш җыйган. Ә бүген үзен котларга килгән кунакларга иртүк карабодай бәлеше өлгерткән. – Андый бәлешне без дә пешереп карыйбыз, тик ул әнинеке кебек килеп чыкмый, - ди кызлары Рәхимә. Хәлимә Зыятдин кызы Гайфетдинованың 95 яшьлек юбилеена Кәләйдә яшәүче сеңелесе кабак бәлеше, ә Бәркәтәдә яшәүче кызлары бәрәңге бәлеше алып килгәннәр. Юбиляр хөрмәтенә, гомумән, сыйлы табын көйләнгән. – Чәй эчермичә, берегезне дә болай гына җибәрмим. Килүегез өчен зур рәхмәт, гомерегез озын булсын, - диде Хәлимә әби, котлаулар кабул иткәч. Якташыбызны гомер бәйрәме белән тәбрик итүчеләр күп булды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Моксинова юбиляр авылдашына, күршесенә саулык, озын гомер теләп, Россия Президенты һәм район җитәкчесе исеменнән котлаулар ирештерде, бүләкләр тапшырды. Бәркәтәдә иң өлкән кешеләрнең берсе Хәлимә Гайфетдинованың юбилей мәҗлесенә авыл җирлеге башлыгы Ренат Сибгатуллин да килг