Ирбитта дезертирлыкта гаепләнгән мобилизацияләнгәннәрне җәзага тартмаска булганнар. Аларга кисәтү ясалган һәм аларны төрле бүлекләргә таратканнар. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Максим Иванов үзенең Телеграм каналында хәбәр итте. Ул мобилизацияләнгәннәр җибәрелгән бүлекнең җитәкчелеге белән сөйләшә алган. Бу хакта E1.RU сайты хәбәр итә. «Ачыктан-ачык сөйләштек. Командирлар каршы килмәде. Егетләрне әлегә җаваплылыкка тартмаячаклар. Аларга соңгы кисәтү ясалды. Гаепләнүчеләрне төрле подразделениеләргә җибәрделәр, профилактик сөйләшүләр уздырылды», – диде Максим Иванов. Аның сүзләренчә, бу җәнҗалны чыгарган кеше белән контрразведчиклар аерым сөйләшкән, аңа тәҗрибәле контрактникны «старший» итеп билгеләгәннәр. Ирләре командование булмауга һәм ризык китермәүгә зарланган хатын-кызлар хаклы булмауларын таныды. «Хатын-кызлар бу хәлне ачыклап бетермичә эш итүләрен таныды. Без бу низагны алга таба күпертмәскә, ә киресенчә, аларның ирләренә ярдәм итәргә булдык. Ирбит районы буенча шундый гайбәт т
Свердловскидан мобилизацияләнгәннәргә дезертирлык өчен нинди җәза биргәннәр?
8 декабря 20228 дек 2022
1
1 мин