Уфада яшәүче ир-ат сөйгән кызын кабат үзенеке итү өчен тырыша, ә бу хәлдән кыз гына түгел, аның күршеләре дә интегә. Егет стеналарга сүгенү сүзләре яза, ишекләрне вата, подъездда яшәүчеләр белән сугыша, баскычта бәдрәф ясый. Полициягә гаризалар язылса да, хулиганны тоткарламыйлар, һәм ул үзенә бар да рөхсәт ителә дип саный. Бу турыда РЕН ТВ яза. А. исемле егет подъездда йөри, үткәргечләргә асылынып тора, ишек тупсаларын вата. Аңа вак хулиганлык өчен штраф салганнар. Аның сөйгән кызы 7нче катта яши. Видеокүзәтү камерасы бу хәлләрне төшереп торган. А. чираттагы тапкыр кыйнагач, кыз аны ташлап киткән булган. «Соңгы тапкырында ул духи флаконының очы белән башыма бәрде. «Син моннан беркайчан да чыкмыйсың, беркайчан да», – диде», – дип сөйли кыз. Хәзер А. сөйгән кызын гына түгел, аның күршеләрен дә интектерә. «Пычак тотып йөргәнен үзем күрдем, миңа янады», – ди күрше хатын. Кыз берничә тапкыр полициягә мөрәҗәгать иткән. Ләкин җинаять эше ачмаганнар. «Мин курыкмыйм, төрмәдән ерак җибәрмәсләр.
«Бөтенегезне суям». Сөйгәнен кабат үзенеке итәсе килгән егет бөтен күршеләрне интектерә
6 декабря 20226 дек 2022
1 мин