Оборона министрлыгы хәбәр итүенчә, бүген Украина хәрби көчләренең пилотсыз очкычлары – дроннары Россия аэродромнарына һөҗүм иткән. Һөҗүм Рязань өлкәсенең «Дягилево» һәм Саратов өлкәсенең «Энгельс» хәрби аэродромнарына булган. РИА язуынча, дроннар аэродромнарны эштән чыгармакчы булган. Оборона министрлыгы хәбәр итүенчә, пилотсыз очкычлар бәреп төшерелгән. Шул ук вакытта аэродромнардагы ике самолетка зыян килүе, хәрби персонал составындагы 3 хәрбинең һәлак булуы, дүртесенең яралануы хәбәр ителә. Алар очкычларның җиргә төшкән калдыклары нәтиҗәсендә зыян күргән диелә. Саратов өлкәсенең Энгельс шәһәрендә стратегик бомбардировщиклар базасы урнашкан. Ул аэродромдагы Ту-160, Ту-95МС самолетлары гадәти бомбалардан тыш атом коралын йөртүче самолетлар санала. Readovka сайты язуынча, пилотсыз очкычлар Харьков өлкәсеннән җибәрелгән булырга мөмкин. Рязань аэродромыннан Украина чигенә кадәр 560 км, ә Энгельска кадәр – 700 км. Сайт язуынча, әгәр Украинада шундый ерак арага оча торган дроннар бар икән,
Украина дроннарының Саратов һәм Рязань аэродромнарына һөҗүме нәтиҗәсендә 3 хәрби үлгән
5 декабря 20225 дек 2022
5
1 мин