Күпләр кебек үк, мин дә секс-индустриягә студент вакытта барып эләктем. Әти-әниләр чит шәһәрдә, контроль юк. Яшьлек, матурлык, буй-сын бар, ир-атларның башын әйләндерә беләм. Тулай торакта бер бүлмәдә бергә яшәүче кызның һәр кичне бизәнеп-ясанып каядыр чыгып киткәнен, акчасын иркен тотып яшәгәнен күреп белә идем. Миңа да әти-әниләр айга бер тапкыр акча җибәреп тора, ләкин ул миңа ашарга-эчәргә һәм юлга тартып-сузып кына җитә иде. Официант булып та эшләп карадым, аркама зур сумка асып, фатирдан-фатирга ризык та өләштем. Ләкин ул хезмәтләр, беренчедән, авыр, кичкә телеңне асылындырып кайтасың, һәм уку кайгысы калмый. Икенчедән, акчасы ике тапкыр ресторанда ашарлык кына. Күпмедер вакыт бүлмәдәшемне читтән күзәттем дә йөзенә бәреп әйттем: «Минем дә синең кебек рәхәт яшисем килә, үзең янына эшкә урнаштыр әле... Кайда эшләгәнеңне чамалыйм...» Бүлмәдәшем озак уйлап тормады, юлларын күрсәтте... Эскортницалар, гадәттә, массаж салоннарында эшли. Дөресрәге, исеме шулай, җисеме бераз аерыла аның.