«ТМТВ» телеканалы һәм «Татар радиосы» алып баручысы Илнар Хөсәенов сөйгәненә тәкъдим ясаган. Әлеге куанычлы мизгелләрне яшьләр күктә уздырганнар. Ул йөргән кызына чәчәк бәйләме һәм йөзекне самолет бортында бүләк иткән. «Җирдән 10 мең метр биеклектә әлеге чибәркәй минем хатыным булырга ризалашты», – дип язган Илнар социаль челтәрдә. «Бу көнне дә күрәселәр бар икән. Ниһаять!» – дигән, үзе дә өйләнмәгән Рамил Шәрәфиев әлеге пост янында. «Синнән дә бер файдалы эш чыгар икән», – дип шаярткан хезмәттәше Алмаз Гыйльметдинов. Бик күпләр Илнар өчен шатлануларын яшереп калмаганнар. Бәхетле, тигез, матур гомер теләп, бихисап комментарийлар язганнар яшьләргә.
Алып баручы Илнар Хөсәенов сөйгәненә үзенчәлекле итеп тәкъдим ясаган
20 ноября 202220 ноя 2022
2
~1 мин