Найти в Дзене
Интертат

Җырчы Нурисламның вафатына бер ел булды

Җырчы Нурисламның вафатына бүген бер ел булды. Бу уңайдан аның социаль челтәрдәге сәхифәсенә үзе башкаруындагы «Соң түгел» җыры белән фототезмә куйганнар. Анда җырчының сәхнә һәм ял, балалары һәм оныклары, әти-әнисе белән фотолары куелган. Шулай ук сагыну хисләре тулы шигырьләр дә бар. «Бүген Нурисламның вафатына бер ел булды. Нурислам Михаил улына багышлап догалар укысагыз, аның рухы шат булыр, дип ышанабыз. Урыны җәннәттә булсын иде», – дип язылган видео астына. «Онытмыйбыз! Сагынабыз сине, Нурислам! Җырларын яңгыраганда, син безнең өчен мәңге исән!» – дип комментарий калдырганнар.

Җырчы Нурисламның вафатына бүген бер ел булды.

Бу уңайдан аның социаль челтәрдәге сәхифәсенә үзе башкаруындагы «Соң түгел» җыры белән фототезмә куйганнар. Анда җырчының сәхнә һәм ял, балалары һәм оныклары, әти-әнисе белән фотолары куелган. Шулай ук сагыну хисләре тулы шигырьләр дә бар.

«Бүген Нурисламның вафатына бер ел булды. Нурислам Михаил улына багышлап догалар укысагыз, аның рухы шат булыр, дип ышанабыз. Урыны җәннәттә булсын иде», – дип язылган видео астына.

«Онытмыйбыз! Сагынабыз сине, Нурислам! Җырларын яңгыраганда, син безнең өчен мәңге исән!» – дип комментарий калдырганнар.

  • Җырчы Нурислам вафат.
  • Җырчы Нурисламның улы: «Әти йорты белән саубуллашырга чыгып, ишегалдында җан бирде».