«Яшел Үзән» сайтында бик җайлы һәм тәмле камыр куюның 2 ысулы белән уртаклашканнар. «Мамык кебек» камыр кую өчен ингредиентлар: 1 стакан кефир, 0,5 стакан үсемлек мае, 11 г коры чүпрә, 1 бал калагы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 3 стакан он. Кефирны май белән болгатырга, аз гына җылытып алырга. Он белән чүпрәне бергә кушарга, тоз, шикәр комы өстәргә. Аз-азлап болгата-болгата, кефир кушылмасын өстәргә һәм камыр басарга. Камырны 30 минутка кабарырга калдырырга. Бу камырдан теләсә нинди камыр ризыгы пешерегә мөмкин. Газ мичендә 180-200 градуста кызарганчы пешерергә кирәк. Табага тезгәч, 10 минуттан соң гына газ миченә куйсагыз, камыр ризыклары тагын да тәмлерәк булыр. «Тиз камыр» 1 стакан кайнар суга 1 стакан салкын сөт, 0,5 стакан үсемлек мае (чистасы), 1 бал кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы һәм 1 пакет (11 граммлы кечкенәсе) «Саф момент» чүпрәсен салып, яхшылап болгатасың. Аннан соң 5 стакан он салып басасың, тик 5нче стаканны салып ук бетермичә, иң элек камырның тыгызлыгын карарга кирә