Әниләр көне – барыбыз өчен дә зур бәйрәм. Кемдер әнисен котларга ашыга, кемдер үзе котлау көтә... Ләкин быел бу көнне мобилизацияләнгән егетләрнең әниләрен аеруча зурлап котлыйсы килә. Гомумән, соңгы айда аларны күргән саен күңел тула. Үзеңне алар урынына куеп карыйсың да, ирексездән күздән яшь тәгәри. Тәтеш районы Олы Тархан авылында яшәүче Лилия Баһавиева белән сөйләшкәндә дә күңелдәге шул хисләр ташып чыкты... Лилия Баһавиеваның 25 яшьлек улы Илназ Тәтеш районында беренчеләрдән булып мобилизациягә эләгә. Казаннан да беренче эшелон белән китә, аннан чикне үтеп, ут эченә дә беренчеләрдән булып керә. «Борчылма, әни, кайтканда да беренче булырмын!» – дип юата ул бүген әнисен. – Телевизордан өлешчә мобилизация игълан ителгәч, улым беренче булып китәчәген күңелем сизде, – ди Лилия Баһавиева. – Кадет мәктәбендә укыды, медицина белеме бар, һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итте, озын буйлы, 25 яшьлек... Сиземләвем дөрес булган, беренчеләрдән булып, аңа повестка китерделәр. Китүе кинәт булды.
Мобилизацияләнүченең әнисе: «Улым шалтыраткан вакытта тегендәге атыш тавышлары ишетелә»
24 ноября 202224 ноя 2022
1
4 мин