Найти тему
Балтаси - Хезмэт

Смәел халкы юлсызлыктан җәфалана

Ике дистә елдан артык элек салынган асфальт юлның бүгенге көндә бик аз өлеше генә чын юлга ошап тора.

«Хезмәт» газетасының иҗат коллективы бүген Смәел авылында булып кайтуы хакында хәбәр иткән идек. Әлеге авылда яшәүчеләрнең бүгенге көндә төп борчыган проблемалары – Ор белән Смәел авылы арасындагы юлның бик начар хәлдә булуы.
– Мондый юллардан көн саен йөргән кешеләр генә безнең хәлебезгә тулысынча керә алырлар. Ике дистә елдан артык элек салынган асфальт юлның бүгенге көндә бик аз өлеше генә чын юлга ошап тора. Калган өлешендә чокыр-чакыр. Безнең гозеребезне район җитәкчелеге ишетеп, ике арадагы әлеге юл яңартылса иде, – дип гозерләрен җиткерделәр смәеллеләр.

Зәлия Фәйзрахманова