Найти в Дзене
Римма Тинбакова

Истә

Истә:

Язгы бакча, 

Исе - борын төбендә. 

Нык арылган иде никтер, 

Башым - синең иңеңдә.

Бакча түре утыргычта 

Икәү. Башка беркем юк. 

Сүзләр бетми, хисләр бер үк, 

Куллар җылысы шул ук. 

Талгын тынлык, берни, һични

Комачау итми төсле. 

Җылы кочак, ышанычлы, 

Татлы, рәхәт.. Һәм көчле. 

Сагындыра: кайтыр идем, 

Шул көн, шул ук сәгатькә. 

Вакыт - юньсез, борылмый шул, 

Өмет тик киләчәккә. 

РТ. Июль, 2022