Иске Балтач. 19 октябрь - "Балтач таңнары". Балтачлылар, сак булыгыз! Башкортстанда агымдагы елның сигез аенда гөмбә белән агулануның 17 очрагы теркәлгән. Унтугыз кеше зыян күргән. Зыян күрүчеләр исәбендә 14 яшькә кадәр бер бала да бар. Агулануның барлык очраклары да гөмбәләрне кешеләр үзләре быеп өй шартларында эшкәртеп кулланудан килеп чыккан. Гөмбәләр-табигатьнең иң кызыклы һәм серле объектларының берсе. Үзе бик тәмле, аз калорияле продукт. Аңарда кеше организмы өч ен бик күп файдалы әйберләр бар. Шул ук вакытта гөмбәләр куркыныч санала. Продуктны зур игътибар белән кулланырга кирәк. Чөнки гөмбәләр начар үзләштерелә. Аларны кечкенә балаларга һәм авыру балаларга ашарга киңәш итмиләр Гөмбә белән агулану биологик агулануга карый. Агулану кайвакыт фаҗигале тәмамлана. Агуланган кешедә 10-12 сәгатьтән соң күңел болгану, косу, ашказаны өлкәсендә кискен авырту, баш авырту һәм көзән җыеру күзәтелә. Агулануга, беренче чиратта, ашарга яраклы гөмбәләрне агулыларыннан аера белмәү
Балтачлыларны гөмбә белән агулану ихтималы турында кисәтәләр
19 октября 202219 окт 2022
4
2 мин