Башкортстанның Салават шәһәре прокуратурасы 24 яшьлек егеткә карата «үтерү», «мәрхүмнең мәетен мәсхәрәләү» һәм «урлау» маддәләре буенча җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте. Прокуратура белешмәсе буенча, 24 яшьлек егет сөйгән кызы белән аерылышкач, барлык хатын-кызларны күралмый башлый, шул сәбәпле, аларны үтерергә, дигән уйлар туа. Ир-ат социаль челтәрләрдә 19 яшьлек таныш кызына кырга тукранбаш җыярга барырга тәкъдим итә. Урман янына җиткәч, ул кызга пычак кадап үтерә, аның мәетен мәсхәрәли һәм телефонын урлый. Җинаятьче корбанының мәетен үсемлекләр белән каплый һәм качып китә. Аннары берничә көн дәвамында ул кызның телефоны аша хәбәрләр яза. Мәрхүмәнең анасына һәм дус кызларына «шәһәргә киттем» дип әйтә. «2022 елның июлендә Салават шәһәрендә яшәүче хатын хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә. Ул 2022 елның 7 июлендә өйдән чыгып киткән 19 яшьлек кызының югалуын әйтә. Башта хәбәрләр язуын, «Ишембайга киттем, шунда егетем белән яшим» дип әйтүе
19 яшьлек кызны үтереп, мәетен мәсхәрәләгән егет: «Балачактан кызларны күралмыйм»
11 февраля 202311 фев 2023
2
1 мин