Туып-үскән ягы булмаса да, Идрис бу авылны үз итеп яратты, югыйсә институтын тәмамлагач Казанда берәр оешмага эшкә урнашып калу мөмкинлеге дә бар иде инде. Әтисенең гомер буена авылларның киң кырларына, яшел болыннарына, калын урманнарына мәдхия җырлавы сәбәпче булдымы шунда, киң һәм ярсу елга ярына урнашкан шушы авылның суы, табигате үзенә җәлеп итеп өлгергән идеме, Идрис кулына дипломын алган чагында ук авылга кайтам дип үз-үзенә сүз бирде. Никтер, кысан кебек тоелды аңа Казан тормышы, югыйсә аның курсташлары әллә нинди урау юллар белән Казанга эләгеп калыр өчен шактый суммалар түктеләр, әти-әниләре, уллары урнашырдай оешма җитәкчеләренә итен-маен, балын дигәндәй, шактый ташыдылар. Әнисенең характерын яхшы белгәнгә күрә Идрис тә, әтисе дә аның авылга кайту теләге барлыгын Кәримә Ситдыйковнага белгертмәделәр.
Һии, без капчыкта ятамени инде! Капкадан керә-керешкә үк Идрис , ишек алдындагы чәчәк түтәлләре янында нидер казынган әнисен барып кочаклады да, әй, әнием, сине шундый сагындым. Ниһаять, бетте бу Казан тормышы, кайттым синең яныңа мәңгегә кайттым дип битеннән үбеп алды. Әле генә авыз эченнән генә ниндидер җыр җырлап маташкан Кәримә Ситдыйковна үзе дә сизмәстән улын этеп үк җибәрде. Кара кашлары карчыга канатлары кебек кинәт өскә күтәрелде, авызы бер якка чалшаеп китте, юка иреннәре агарынып, калтырана башлады.
-Син, син ни сөйлисең, юньсез! Мин сине ничә ел буена шушы сазлыкка кайтсын дип укыттыммени?! Җәһәннәм читендәге бу авылны күрәсе дә ишетәсем дә килми! Юк! Бүген, юк, иртәгә үк мин үзем синең белән Казанга китәм. Сине мин министрлыкка урнаштырмыйча Казаннан адым да ясамаячакмын. Җитте, әтиең дә күпме нервымны ашады. Әйтми дигән саен, әллә мине таш бәгырь дип беләсеңме! Мин сине нинди авырлык белән үстердем. Илаһым, каян шушындый киребеткән бала булып үсте бу, - дип Кәримә Ситдыйковна башына япкан яулыгын тартып төшерде дә күзләрен сөртә-сөртә өйгә ашыкты.
-Әй, әни, әллә нәрсәләр уйлап чыгарма инде. Беренчедән, үзең үк әйтә идең бит, мин бик тыныч бала булып туганмын. Икенчедән, мине тудыруга син бит мине карарга нәнәй алдың. Мәктәпкә кергәнче шул апа-нәнәй карады ич мине. Әле дә хәтерлим, авырган чакларымда син төнлә минем яныма да керми идең бит. Ә мәктәпкә кергәч нәнәемне, ул укымаган-белемсез, дип куып чыгардың. Укыту өчен күпме кеше ялладың, әллә оныттыңмы? – Идрис әнисе артыннан өйгә кергәндә үз эчендә еллар буена яшеренеп яткан кәнәгатьсезлеген белгертте.
-Ә, әле син алаймени? Мин начар ана булып чыктыммени хәзер,ә? Нәнәеңә кем акча түләде, син шуны беләсеңме? Мин аны тотмасам, ул кайда эшли алыр иде соң, авыл бичарасы?! Ә укытучыларыңа! Алар минем аяк табанымны да үбәргә әзер иделәр, беләсең килсә! Акча! Барысына да акча хуҗа иде. Ә акчаны кем түләде?
-Әни, алайса әйтеп бетер инде, ә акчаны кем эшләп тапты инде? Ярар, әни, әйдә талашып утырмыйк. Юлдан арып, ачыгып кайттым бит.
Кәримә Ситдыйковна кухня ягына кереп шалтор-шолтыр китереп нидер кыздырды, кайнатты, улына өстәл әзерләгәч, бар, аша дип төксе генә әйтте дә, үзе тагын ишек алдына чыгып китте. Тамагына утырган авыр төерне чак йотып җибәреп, Идрис өстәл артына килеп утырды. Тамак ялгагач, зур кунак бүлмәсенә чыгып, тәрәзә аша каршыда ялтырап яткан елгага, елга аръягындагы урманга күз салды. Сагынылган икән шул су буйлары, дип куйды да ишек алдына чыгып, әнисенә, әни, мине югалтма су буйларын, болыннарны урап кайтам дип, тау башыннан йөгереп диярлек аска элдетте. Үсмер чагындагы кебек, кулларын як-якка җәеп җибәрде дә, шушы авыл малайлары гына сызгыра белгәнчә әче итеп сызгырып җибәрде. Елга ярына килеп җиткәч, аягындагы кедыларын салып, чалбар балакларын өскә сыдырып әкрен генә су эченә атлады. Су салкыны аякларын өтеп алгандай булды. Суның агымы көчле булса да маймыч балыклар шул арада йөзеп килеп Идриснең аякларын чукыгандай итте, аяк бармакларын кытыклады. Хәйран вакыт шулай су эчендә басып торганнан соң Идрис аяк киемнәрен кулына алып күпергә таба атлады. Күпергә хәтле ара шактый иде. Ел саен күчереп сала-сала югары оч күпере дә бездән ерагайган икән дип уйлап куйды. Елганың яз көне ташу сулары белән тула торган борынына килеп җиткәч, моңарчы бер дә игтибар ителмәгән, гел үги ана яфраклары гына үскән мәйданчыкка карап хәйран калды.
-Үги ана яфраклары... Үги ... Минем әни үги түгел дә соң, нишләп шулай кырыс микән? Әтигә дә бер якты чырай күрсәтми. Дәү әти белән дәү әнине белеп тә бетермим инде, кунакка килгән чакларында ачык кешеләр иде бит. Нишләп әни шундый икән? – Идрис иелеп буш кулы белән үги ана яфрагын өзеп алып битенә тидерде. – Йомшак... Ә бу ягы , кара, нинди салкын...Гел минем әни инде. – Идрис авыр сулап куйды. –Нишлисең бит, әти-әнине сайлап алмыйлар. Ярар, тынычланыр әле. Беренче тапкыр түгел бит.
Шулай үз-үзенә сөйләнә –сөйләнә, кулына тоткан озын сабаклы үги ана яфрагын болгый-болгый күпергә килеп җитте.
Авылның икенче тавыннан көлешкән кызлар тавышы ишетелде. Ул да булмый бер-берсе белән куыша-куыша кызлар да күпергә якынлашты.
-Һее, безнең Казан егетебез табигатькә сафа корырга чыккан бит, кызлар! – Нәгыймәнең яңгыравык тавышын ул инде башка тавышлар белән бутый алмый иде. Аны бик танып бетермәгән кызлар тынып калды. Нәгыймә бераз чытлыкланып, кызлар менә авылыбызга булачак яшь персиятел кайтты. Кайсыгызның бәхетенә тәтер микән ул, дип Идрискә якын ук килеп битенә текәлде. Яшьлек очкынары чәчрәп торган күзләреннән, тулышып пешкән чия кебек иреннәреннән шул мизгелдә үбеп аласы, нечкә биленнән кочып зырылдатып әйләндерәсе килсә дә, Идрис тыелып калды. Бераз гына карлыккан тавыш белән, бер дә син әйткәнчә персиятел булырга җыенмыйм әле. Механиклыкка укыдым, гаражга механик булып чыгам мин диде. Кызларның җәйге лагерьга бозаулар янына барулары икән. Әйдә, авыл романтикасы белән танышырсың дигәч, Идрис кулындагы үги ана яфрагын елга суына агызды да артыннан бераз сүзсез генә карап торды.
- Һай,һай, бик сагышлы итеп карап калдың яфрак артыннан. Казанда сөйгән ярың калды мәллә? Болай булса син авылда озак яши алмаячаксың, саргаеп егылачаксың бит.
Нәгыймә һаман шаяртып, сүз көрәштерүендә булды.
-Егылсам, син килеп дәваларсың әле. -Идрис шып туктап, Нәгыймәнең беләгеннән нык кына итеп кысып алды.
-Килерсеңме?!
-Абау, авыртырасың бит, җибәр кулымны. Болай ныгытып сорагач, килермен инде. Килми булмас.
Нәгыймә шактый гына алга китеп өлгергән кыз-хатыннар артыннан йөгерде.
-Әйдә, калышма, юкса син трамвай, троллейбусларда гына йөреп, йөгерүне дә оныткансыңдыр!
Идрискә дә дәрт кереп китте.
-Әле алаймени! Әллә куып тотмас дисезме? Нуу, кызлар, тоткан берегезне суга салачакмын, белегез аны, дип Идрис кызларны куа китте. Тегеләре чырыйлап төрле якка сибелеп җәйге лагерьга таба чаптылар.
Җәйге көн сиздерми генә кичкә, аннары төнгә авышып күк йөзендә йолдызлар балкыгач кына Идрис Нәгыймә белән авыл ягына таба атладылар.
Идриснең кыз турында күбрәк беләсе килде. Бала чагы, авылда калуының сәбәпләре турында соравын да көтмичә, Нәгыймә үзе сүз башлады.
-Ий, Идрис, син авылда иң олы кешенең баласы. Минем белән лагерьга барганыңны ишеттерсәләр Кәримә апа, әй, Ситдыйковна, ачуланыр үзеңне. Син башка килеп йөри күрмә,яме. Мин бит нәрсә, мәктәпне бетергәнче үк гел шушы бәләкәй бозаулар арасында үстем дияргә була. Әткәй бик иртә үлеп китте. Ул минем Бөек Ватан сугышында катнашкан, шунда каты яраланган булган. Әнкәй гел әйтә иде, кызым, әтәң исән булса болай нужаланып та ятмас идек тә бит. Атаң бик иртә китте, дип елый торган иде. Әнкәй минем үзе дә бала чагыннан ук, сугыштан соңгы чор бит инде, авыр еллар, фермага эшкә килгән. Ачыккач тезләнеп сыерның җилененнән сөт суыра идем, ферма эшчеләре күрмәгәндә, дип сөйли иде. Аннары аны яңа туган бозаулар бүлегенә куйганнар. Менә шул бәләкәчләр минем иптәшләрем булды инде гомер буена. Әнкәйнең авыр эштәндер инде, аяклары бик авырта башлагач, мәктәптән кайтуга гел мин йөгерә идем фермага. Бозауларны ашатып, эчертеп, асларын җыеп кайтканчы төн була. Шуңа инде мәктәпне тәмамлагач, кая да булса укырга бару турында хыяллана да алмадым. Әни урынына эшкә калдым. Менә шулай, классташкаем, язмышлар. Колхозчы баласына колхоз эше туганда ук ябышкан була икән ул. – Үзенең балачак, үсмер елларын күз алдына китереп, Нәгыймә авыр сулап куйды.
-Нәгыймә, ә бит сиңа читтән торып та укырга керергә була. Ник әле син үзеңне гомер буена шул фермага бәйләп куймакчы буласың?
-Идрис, менә әйт әле, син бүген Казаннан кайттың инде, әйеме. Кәри...әниең сине ни белән сыйлады? Итле бәлеш я булмаса кыздырган тавык ашагансыңдыр әле? Ә ул ит, тавык каян килә соң? Барыбыз да укымышлы булып бетсәк, ул бозауларны кем үстерер, сыерларны кем савар? Синең шуны уйлаганың бармы?
Идрис кызның кырыс сорауларына шак катты. Чынлап та аның ит-сөт турында уйлау түгел, хәтта бакчада үскән бәрәңгене дә алганы юк иде ләбаса. Кемдер килеп эшли, утырта, чүбен утый, кәтмәнли, көзен казып базга урнаштыра. Үз гомерендә ишек алдында чеби дә үстереп карамаган әнисе дә ул турыда уйламый иде, күрәсең. Идрискә кыз алдында оят булып китте.
-Тиздән бөтен фермалар автоматлаштырылачак, Нәгыймә! Менә син дә кнопкага гына басып утырачаксың әле! Безне бит шуның өчен укыттылар институтта. Тиздән илебез гел автоматика, электроника ярдәмендә эшләячәк, кешеләр экраннарга карап кына эш белән идарә итәчәк. Бер ай эшләсәләр, бер ай ял итәчәкләр. Бөтен авылларда асфальт юллар, фонтаннар су сибеп торачак.
-Тукта, тукта, хыялый дөньядан хәзерге көнгә әйләнеп кайт. Нинди асфальт. Кара әнә ак кедыларыңны. Күрәсеңме? Күрмисеңмени! Шулай шул. Берничә сәгать эчендә ферма сазына батты алар. Ә син фонтан дисең. Әле шулай сукыр лампа яктылыгында булса да электр лампочкалары янып, электр сыер саву аппаратлары эшләп торсын иде. Халык анысына да риза. Аннары, Идрис, син әйткәнчә, кнопкага баса торган чаклар килеп җитсә, кемгә генә тәтер микән соң ул кнопкалар. Менә без биш кеше бозау карыйбыз. Я, кайсыбыз эшләячәк кнопка артында, ә дүртебез ач утырсынмы? Кит , булмаганны сөйләмә, хыялый!
Кызны өенә кадәр озатып куйгач та Нәгыймәнең очлы сораулары Идриснең башыннан чыкмады.
Шыпырт кына кайтып урынына кереп яткач та боргалана-боргалана шактый ятты әле ул. Иртәнге кояш белән аякка баскан әтисе шап-шоп китереп идән сайгакларына нык итеп басып аның янына кергәч тә Идрис күзләрен ачарга теләмичә йоклаганга сабышып ятты.
-Әһә-һә, егет, арт саныңа кояш төшеп кыздыра бит. Мине бөтенләй оныткансың икән син Казанда шәләй-вәләй йөреп. Мин монда улым диплом алып кайтты дип очынып кайтып кердем, ә ул өйдән чыгып тайган. Хәтта әнисе дә белми улының кайда йөргәнен. Бу нинди тәртип инде,я? Әллә син үзеңне һаман бала-чага итеп тоясыңмы? А ну, раз-два дигәнче сикереп тор, юкса мин бил каешымны салырга да сорап тормам.
Идрис, юрганын ачып әтисен муеныннан кочып алды да ике кул биреп күреште.
-Я,я, әтиеңне елатасың бит инде хәзер бу назларың белән. Кайда булдың дип сорамыйм. Яшь кеше, сам ызнаеш. Син давай тамагыңа ашап ал да, идарәгә кил. Сәгать иртәнге биштә утырышны башлыйбыз. Сине кая билгеләргә икәнне дә шунда сөйләшербез. Шылдымы?
Шаян сүзле әтисен ярата иде Идрис. Әтисе кебек ул да, шылды дип җавап кайтарды да, юыну бүлмәсенә китте. Улы Казанга укырга киткән елны ук, өй эшләрен башкарырга аяк-кулларым сызлый дигән сылтау белән, Кәримә Ситдыйковна район үзәгеннән бер танышы аркылы үзенә ярдәмче алып кайтты. Өй эчендә бакчада күләгә кебек кенә йөрүче бу апаны Идрис берничә тапкыр гына күреп калды, әллә телсез-чукрак апамы икән дигән уе да барлыкка килгән иде. Юк икән. Юыну булмәсеннән чыккан уңгайга ашыгып шул хатынны чүт бәреп екмады.Бер гаебе булмаса да, ярдәмче ханым, Идрис алдында ярым бөкрәеп гафу итегез, гафу итегез дип пышылдады. Идрис киресенчә, аны кочаклап диярлек кухня ягына алып керде, сез кем, исемегез ничек, мин бит сезнең белән таныш та түгел дип сораулар биргән арада, бүлмәгә әнисе килеп керде. Ярдәмче хатынга сүз әйтергә дә ирек бирмичә, бар, бар, мин улымны үзем ашатам, дип аны төрткәләп дяирлек кухнядан чыгарып җибәрде.
-Әй, әни, нигә инде чыгарып җибәрдең аны? Мин бит аны чүт бәреп екмадым. Исемен сорамакчы идем.
-Сиңа нигә кирәк аның исеме? Ул үз урынын һәм эшен белергә тиеш. Монда тыкшынып керергә тиеш түгел. Әнә әтиеңне ашатсын. Улым, син ник бик иртә тордың әле? Кояш чыгып кына килә бит.
-Мин идарәгә барам, әни. Әти биштә утырыш башлана, диде. Минем эш урынын хәл итәсе бар.
-Юк! Бармыйсың! Ике аягыңның берсен дә атламыйсың!
Кәримә Ситдыйковна ике кулын ике якка җәеп, ишеккә аркылы килеп басты.
ДӘВАМЫ БАР.