Оренбург өлкәсе Шарлык районы Илькульган авылында чыккан янгында бер хатын һәм аның 2 баласы һәлак булган. Ут ике фатирлы йортта 3 февральдә төнлә чыга. Бу вакытта 45 яшьлек гаилә башлыгы, 42 яшьлек хатыны Вероника, 13 яшьлек бер кызы һәм ике игезәк 3әр яшьлек балалары өйдә була. Бу хакта «Вести.RU» яза. Янгыннан әти кеше һәм яшүсмер кыз чыгып котыла. Аларны хастаханәгә алып китәләр. Янгын сүндерүчеләр йорт эчендә һәлак булган хатын-кыз һәм 2 бала мәетенә тап булалар. Янгынны иртәнге якта гына сүндерә алганнар. Әлеге фаҗига буенча җинаять эше кузгатылган, дип, регион Тикшерү комитеты хәбәр итә. Социаль челтәрләрдән күренгәнчә, гаилә башлыгының 95% тәне янган, хәзерге вакытта ул реанимациядә ята. 13 яшьлек үсмер Оренбург хастаханәсенең янгында зыян күргән авыруларны дәвалау бүлегендә. Илькульган авыл җирлеге башлыгы Евгения Жирноклеева бу гаилә турында болай ди: «Башка кешеләр кебек үк, алар да эчеп алалар иде, ләкин ул еш булмый иде. Кичә аларда кунаклар иде, табын корган булулары да и