Казанның Мәскәү районы судына, иң беренчеләрдән булып, КГМУның (дәүләт медицина университеты) кулга алынган өч студентының туганнары, дуслары килде. Суд бинасына үтәргә теләп озак кайнаштылар – документлары белән проблемалар. Кулларында – кечкенә алсу чемодан һәм, туганнарын кулга алсалар дип, йогыртлар салган «Ашан» пакеты. Мәктәп укучысын көчләүдә гаепләнүче егетләргә суд утырышлары турында KazanFirst сайтында Адилә Рәхмәтуллина яза. Тикшерү версиясе буенча, бу хәлләр Мөхәммәдьяров урамындагы фатирда була. 31 гыйнвар төнендә 19-23 яшьләрдәге 3 егет 14 яшьлек мәктәп укучысын көчли. Зыян күргән кыз сүзләренә караганда, бу 4 сәгать дәвам итә. Соңыннан кыз өенә кайта һәм барысын да әтисенә сөйләп бирә, анысы полициягә мөрәҗәгать итә. Бу вакыйгадан соң, 3 егетнең 2се бик тиз генә уку йортыннан чыгарыла. Гаепләнүчеләрнең дуслары шулай дип сөйли. Вузның үзендә исә, яшьләр бу хәлләргә кадәр үк чыгарылган иде, дип раслыйлар. Туганнары версиясе буенча, булган хәлләр катлаулырак: укучы бала фах
Көчләүдә гаепләнгән студентлар кызны фахишәлектә гаепли: «Ул шулай акча эшли»
6 февраля 20236 фев 2023
1
2 мин