Динебездә хикмәт иясе саналган Локман Хәкимнең исеме Коръәндә бар, шуңа күрәдер, татарлар да бик яратып, бу исемне балаларына кушканнар. Моннан 95 ел элек хәзерге Мамадыш районының Түбән Ушма авылында туган малайга да әти-әниләре Локман дип исем кушканнар. Һәм дөрес кушканнар бит! Малай, чыннан да, хикмәтле булып чыккан, укытучы һөнәре белән генә ризалашмыйча, күкләргә үрелгән, хәрби очучы булган, дөнья гизгән, полковник дәрәҗәсенә күтәрелеп, җиргә төшкән һәм... язучы булып киткән! Сүзем язучы, хәрби очучы, 25 китап авторы, Гаяз Исхакый исемендәге бүләк иясе Локман Фатыйх улы Закиров турында бара, ә аңа бу көннәрдә 95 яшь тула! 95 яшь, йөзгә аз гына калган, ә Локман абый һаман үз акылында, үз көчендә, үз фикерендә, үз эшендә – һаман яза да яза! Хикмәт белән яза! Мин аның язганнарын инде кырык елдан артык укыйм – башта Мәскәүнең “Новое время”, “Огонек”, “Столица” кебек абруйлы журналларында, «Литературная газета», «Независимая газета», «Общая газета» кебек зыялы газеталарында, үзебез