Бүген, 17 августта, Башкортстан Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров Куштауны эшкәртү тирәсендә барлыкка килгән хәлгә фикерен белдерде.
"Сез беләсез, “БСК” предприятиесе Куштау шиханын эшкәртүгә керешергә тырышып карады, тик алар тауны яклаучылар ягыннан көчле каршылыкка очрады. Бу шактый көчле бәрелешкә әверелә башлады, өстәвенә ул протест белдерүчеләр дә, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре дә зыян күрүгә китерде. Бу - ярамый торган эш. Эчке эшләр хезмәткәрләренә һөҗүм итүгә килгәндә — бу җитди тикшереләчәк. Ике хезмәткәр дәваханәдә, һәм мин Сәламәтлек саклау министрлыгын аларга игътибар итүен үтенәм. Тагын да катнашучылар бармы-юкмы икәнен карагыз. Барысына да игътибар итәргә кирәк. Анда зур җыен иде. Миңа анда барырга туры килде, һәм шул урында тауны азат итәргә кирәк, дигән карар кабул иттек ", — диде ул.
Шул ук вакытта, Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, ул якларга сөйләшүгә барган һәм тауны азат иткән өчен рәхмәтле. Куштау язмышы соңрак тыныч юл белән хәл ителәчәк, дип ассызыклады республика җитәкчесе.
Автор: Резеда Галикәева