Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

"Бу хәл мине нык борчый..."

Фото: bashinform.ru
Фото: bashinform.ru

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров оператив киңәшмәдә уку елы башлану уңаеннан борчылулары белән уртаклашты.

Ул билгеләп үтүенчә, аны коронавирус инфекциясе һәм башка респиратор авырулар белән эпидемиологик вәзгыять бик борчый.

"Мин 1 сентябрь, укуның беренче өч атнасы өчен борчылам. Тагын бер тапкыр әйтәм, бүгенге коронавирус эпидемиясе шартларында, без бик катлаулы эпидемиологик сезон көтәбез. ОРВИ, грипп, пневмония, алар үзләре дә, белгәнегезчә, авыр уза. Исегезгә төшерегез, февральдә безнең мәктәпләр ике атна эшләми. Боларга коронавирусны да өстәгез. Моңа җитди игътибар бирергә кирәк”, - диде Радий Хәбиров.

Җитәкче, шулай ук, медицина инспекторлары өчен тиешле шартлар тудырырга кушты. Билгеле булганча, медицина учреждениеләрен тәмамлаган 500-600 кеше республика мәктәпләренә җибәреләчәк, алар анда эпидемиология нормаларын үтәүне контрольдә тотачак.

Автор: Резеда Галикәева