Мәнәгәз авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлне ачу тантанасында Русия мөселманнары Үзәк диния назарәте идарәсе рәисе Тәлгать Таҗетдин катнашты.
Бүген, 10 августта, 1941-1945нче еллардагы Бөек Ватан сугышына 80 ир-егетен һәм хатын-кызын озаткан, 10 ир-егете хезмәт армиясендә катнашкан Мәнәгәз авылында авылдашлар истәлеген мәңгеләштергән һәйкәл ачылды.
Әлеге көндә егерме ике йортлы Мәнәгәз авылында 43 кеше яши. Бөек Ватан сугышы елларында 80 ир-егетен һәм кызын фронтка озата мәнәгәзлеләр. Шуларның 44е яу кырларында ятып кала, 36сы исән-сау һәм имгәнүләр алып туган төбәкләренә кайта. Ун кешесе хезмәт армиясендә көчен кызганмый хезмәт итә.
Әлегә кадәр авылда яугирләр истәлеген мәңгеләштергән һәйкәл юк иде. “Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясенең “Реаль эшләр” проекты, халык көче, Тушкыр авыл биләмәсе һәм тамырлары шушы авылдан булган Валерий Александрович Сабанов (Минәҗев), Камил Әхмәтнәби улы Локмановларның иганә ярдәме белән һәйкәл тергезелде. “Азат итүче сугышчы” һәйкәлен иганәчеләр Дондагы Ростов шәһәрендә эшләтеп алып кайтканнар. “Онытмыйбыз, горурланабыз!” дигән сүзләр язылган обелискка яу кырларында батырларча һәлак булган 44 мәнәгәзленең, Бөек Җиңү белән туган авылларына кайтып авыл тормышын алга илтүгә бар көчләрен салган 36 ветеранның һәм хезмәт армиясен үткән ун кешенең исемнәре уелган.
Һәйкәлне ачу тантанасында район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев катнашты.
—Бүген Мәнәгәз авылында ачылган һәйкәл — районда ачылган алтмыш беренче һәйкәл. Хәтер һәм Дан, Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилей елында шундый тантана үтүе бигрәк тә истәлекле. Хәтер — безгә, исәннәргә, кирәк. Барыгызга да сәламәтлек, бәхет, тыныч күк йөзе телим!— диде Илгиз Әхвәс улы.
Балтач һәм Тәтешле районнары хәрби комиссары Ансар Арсланов мондый истәлекле һәйкәлләрне урнаштыруны дәвам иткән кешеләргә Русия Федерациясе Оборона министрлыгы, Башкортстан Республикасы Хәрби комиссариаты исеменнән рәхмәт белдерде.
Русия мөселманнары Үзәк диния назарәте идарәсе рәисе Тәлгать Таҗетдин бар кеше файдаланырлык гамәлләр — Аллаһы йорты — мәчетләр төзеткән, күпер салдырган, кое казыткан кешенең изге эшләре мәңге онытылмый, югалмый, дип белдерде.
—Авылларыбызны гөл-чәчәк аттыруга сәбәп бар. Мәчет салып, атнага бер көн булса да җомга намазларына җыелсак, намаз укысак, үсеп килүче буын вәкилләрен иманга өндәсәк иде, — диде ул мәнәгәзлеләргә мөрәҗәгать итеп.
Иске Балтач авылындагы “Үзәк мәчет” имам-хатибы Филүс хәзрәт Камалтдинов Мәнәгәз авылыннан фронтка алынып яу кырларында башларын салганнар, сугыштан җиңү белән кайтып тыныч тормышта яшәп арабыздан киткәннәр һәм авылда яшәп ахирәткә күчкән барлык мәрхүмнәр рухына изге Корьән аятьләрен укыды. Тәлгать Таҗетдин багышлап, әрвахлар рухына дога кылынды.
Чарага башлангыч биргән кешеләрнең берсе — запастагы офицер, РФ Журналистлар берлеге әгъзасы, МПА Бөтенрусия полиция ассоциациясенең "Полиция чиксез" спорт клубы президенты һәм IPA юристлары Ассоциациясе Идарәсе Рәисе, Ленинград региональ бүлеге президенты киңәшчесе Валерий Александрович Сабанов (Минәҗев) бүгенге көнне гомерендәге иң мөһим көн дип билгеләде.
-Бөек Ватан сугышы елларында тылда көч салганнарның олы сөюе, ышанычы күңелләрне җылыткан һәм җиңүгә көч биргән. Бүген дә сугыш дәвам итә. Тик монысы башка сугыш. Яшь буынның аңы өчен барган информацион сугыш. Безнең кулда иң мөһим нәрсә бар. Ул — хәтер. Үткәннәребезне онытмасак, югалтмасак, безне җиңә алмаячаклар, — диде ул.
"Бөтенрусия Полиция Ассоциациясе" Гомумрусия иҗтимагый оешмасының Башкортостан бүлеге президенты Таһир Гимали улы Фәрахов, Мәскәү шәһәреннән кайткан кунак, «Яңарыш» мәдәни һәм тарихи мирасны саклау Фонды Президенты Михаил Блинников, Казан шәһәреннән кайткан, һәйкәлне булдыруга зур өлеш керткән Камил Локманов чыгыш ясадылар.
Тушкыр авылы старостасы Айрат Вахитов Мәнәгәз һәм Тушкыр авыллары халкының элек-электән бердәм яшәвен билгеләп, киләчәктә дә шулай дәвам итик, дип өндәде.
Тушкыр авыл биләмәсе башлыгы Булат Әгъләмов иганә ярдәме күрсәткән якташларына һәм авыл активистларына авыл биләмәсенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Зур булмаган авылдан тантанага күп кеше җыелган иде. Күпләренең керфекләре дымланган. Авылның иң матур урынында, клуб янәшәсендә, Социалистик урамда урнашкан һәйкәл.
—Мин туган көнне, 1942нче елның сентябрендә Сталинград сугышында һәлак булган әтием, пулеметчы Карам истәлегенә чәчәкләр тотып килдем. Һәйкәл туган нигезем урынында урнаштырылган. Мондый истәлек бик кирәк иде, — ди 78 яшьлек хезмәт ветераны Флүзә Мөхәмәдиева.