Борма-борма алда юллар, Ни язгандыр язмышлар. Гәзиз илкәем, каласың, Хуш булыгыз, туганнар. Төннәр караңгы булсада Ак булсын атар таңнар, Изге җиргә тугры калыр Дин юлында барганнар. Үтәсең бар күп чакрымнар, Диңгезләрне, тауларны. Раббым, Үзең сакласаңчы Юллар үткән татарны. Себер салкыны туңдырмас, Кайнар кояш көйдермәс, Юк итәргә дә теләрләр, Халкым көчле – югалмас! Авыр юллар үткән чакта Халкымның пар канаты, Үзе кебек чыдам, горур, Зур терәк татар аты. Йорттан алда мәчет салган Төяк иткән илләрдә, Аянычлы язмыш кичкән Тап төшерми милләткә. Раббым биргән әманәтне- Чәчәргә иман, гыйлем- Гасырлар алышынсада Шуны онытма, халкым. Бар дөньяга һич сулымас Җәйгәнсең тирән тамыр, Сынауларда югалмадың, Кайтыр илең бар, татар! Көткән илең бар, татар! 26.07.2020, Казан,