Кичә Русия Президенты Владимир Путин илдәге санитар-эпидемиологик хәл турында видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде. Илбашы гриппка каршы вакцинация турында карар кабул иткәндә иреклелек принцибы сакланырга тиеш булуын ассызыклады.
— Иреклелек принцибы, һичшиксез, тайпылышсыз үтәлергә тиеш, — диде Президент.
Дәүләт Башлыгы грипптан прививка ясау турындагы карарын һәр кешенең шәхси сайлавы дип атады. Әмма һәркемнең якыннарының һәм үз сәламәтлеге, бигрәк тә балаларның сәламәтлеге өчен җаваплы булуы турында да искәртте.