Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Кан басымың күтәрелсә

Кан басымын төшерүче файдалы, тәмле һәм зыянсыз эчемлекне һәркем өй шартларында әзерли ала. Әлеге составны “гипертониклар даруы” дип атыйлар. Аны ясау өчен 1:1:1 нисбәтендә кара миләш, балан һәм бал кирәк. Барысын бергә кушып, пыяла банкага салып, капрон капкач каплап, суыткычка алып куегыз. Әгәр кан басымыгыз күтәрелә башлый икән, шушы төнәтмәне 1 аш кашыгы алып кабыгыз да 1 стакан җылы су белән эчегез. Балан һәм кара миләш баш авыртудан да файдалы. Ә бал исә тынычландыру үзлегенә ия. Автор: Ләйсән Якупова
Фото: pixabay.com
Фото: pixabay.com

Кан басымын төшерүче файдалы, тәмле һәм зыянсыз эчемлекне һәркем өй шартларында әзерли ала.

Әлеге составны “гипертониклар даруы” дип атыйлар.

Аны ясау өчен 1:1:1 нисбәтендә кара миләш, балан һәм бал кирәк. Барысын бергә кушып, пыяла банкага салып, капрон капкач каплап, суыткычка алып куегыз.

Әгәр кан басымыгыз күтәрелә башлый икән, шушы төнәтмәне 1 аш кашыгы алып кабыгыз да 1 стакан җылы су белән эчегез.

Балан һәм кара миләш баш авыртудан да файдалы. Ә бал исә тынычландыру үзлегенә ия.

Автор: Ләйсән Якупова