Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

400 балл җыйган укучы билгеле

Фото: topnews.ru
Фото: topnews.ru

Ул - БДИ тарихында мондый нәтиҗәгә ирешкән бишенче кеше.

Кострома шәһәренең 30нчы мәктәбен тәмамлаган Дмитрий Ломсадзе барлык фәннәр буенча да БДИны 100 баллга тапшырган. Бу хакта “Московский комсомолец” хәбәр итә.

Ул информатика, урыс теле, профильле математика һәм физика буенча имтиханнарда иң югары 100 балл җыйган.

Кострома укучысы - илдә Бердәм дәүләт имтиханын уздыру тарихында мондый нәтиҗәгә ирешкән бишенче кеше.

Мәктәп директоры Александр Зюзин рекордсменның беренче сыйныфтан ук фәнгә тартылуын, олимпиадаларда катнашуын һәм укуын медальгә тәмамлавын ассызыклады.

Ломсадзега кадәр БДИда 400 баллны Кировтан Александр Малышев (2013 ел), Мәскәүдән Руслан Сәлимгәрәев (2018 ел), Екатеринбургтан Анастасия Пределина һәм Тула өлкәсеннән Даниил Дрябин (2019 ел) җыйганнар иде.