Яшьләр өчен яңа проетлар Яшьләргә үз урыннарын табу өчен шартлар булдыруга юнәлтелгән берничә яңа проект оештырылып килә. Мәсәлән, URAM – яшьләрне берләштерүгә корылган өр-яңа хәрәкәт. «ТАБА» платформасы - мәдәни проектлар башларга теләгән яшьләр өчен башлангыч. Яшьләрне патриотик тәрбияләүгә багышланган «Кайтам» медиа-проекты Татарстанда яшәп, аннан читкә китеп зур уңышлар белән яңадан республикабызга кайткан яшьләр турындагы язмаларны колачлый. Әлеге дә баягы мисаллар аша Татарстандагы мөмкинлекләр турында уңай фикер булдырылуы шарт. Яшьләр сәясәтен тормышка ашыру уңаеннан егерме биш ел эчендә республикада "Кадрлар резервы", "Вверх!", "Политзовод", «Студентлар лигасы», Шаяннар һәм тапкырлар клубы, Волонтерлар хәрәкәте, Яшьләр парламенты һәм ТР Яшьләр хөкүмәте һ.б. проектлар аша яшьләргә зур мөмкинлекләр тудырыла. Моннан тыш, «Сәләт», «Созвездие-Йолдызлык», «Наше время - Безнең заман», «Студентлар язы», «Алтын каләм» фестивальләре иҗади, талантлы яшьләрне табуга юнәлдерелә. Нинди п
Татарстанда яшьләр сәясәте: яңа проектлар, бурычлар һәм төп проблемалар
18 июля 202018 июл 2020
8
3 мин