Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

1нче сентябрьдә мәктәпләр ачылырмы?

Фото: activityedu.ru
Фото: activityedu.ru

Русия мәгариф министры бу мәсьәлә буенча брифингта аңлатма бирде.

Русия мәктәпләрендә уку елы 1нче сентябрьдә гадәти форматта башланачак, дистанцион укытуны кертү планлаштырылмый, дип белдерде брифингта мәгариф министры Сергей Кравцов.

— Яңа уку елына әзерлек башланды, эпидемиологик хәл безгә мәктәпләрне ачарга, линейкалар үткәрергә мөмкинлек бирер дип ышанабыз, — ди министр.

Кравцов сүзләренә караганда, укучыларны һәм педагогларны максималь дәрәҗәдә хәвефсезләндерү өчен “Роспортебнадзор” таләпләре исәпкә алыначак, шулай ук БДИ үткәрү кысаларында тупланган тәҗрибә кулланылачак.

Министр ассызыклаганча, дистанцион укыту традицион укытуга өстәмә буларак кына карала.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова