Мәгълүм булганча, 2020 ел ТАССРга 100 ел тулу белән истә калырлык булды. Бу бөек дата уңаеннан күп кенә чаралар, интернетта кызыклы флешмоблар, файдалы мастеркласслар һәм мавыктыргыч бәйгеләр үтте. Яңалык түгел, әлеге дә баягы чаралар ел дәвамында үткәрелеп килә, ә асылда, 100 еллык тарихы булган Татарстан ниләргә ирешкән соң? 1920 елның 27 маенда Мәскәүдә Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты һәм РСФСР Совнаркомының «Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы» Декреты имзаланганнан соң шактый вакыт үткән. Бу тарихи вакыйга оешу икътисади һәм мәдәни үсеш өчен зур этәргеч, ныклы нигез булды. Шуның өчен, гасырлык тарихы булган Татарстанның уңышларын һәм республикабыз тарихына үсеш керткән шәхесләрне барлауны кулай күрәм. • 1920 елның 10 июнендә Татарстан АССР Ревкомы төзелә . 1920 елда Литва, Филляндия, Польша белән, ә 1921 елда Мисыр, Әфганстан һәм Төркия белән солых договорлары төзелә. • Коммунистлар партиянең милли политикасын уңышлы тормышка ашыру нәтиҗәсендә, 1922 е