Найти тему
Гөлназ Әхмәдиева

"Журналист булып туалармы?" яисә кем ул XXI гасыр журналисты?

Күктән иңгән талантмы, әллә максатчанлык?

Ничек яхшы журналист булырга? Үз-үзеңнән журналист үстерү мөһимме, әллә чын журналист булып инде туалармы? “Мин журналист булып туганмын,” – дип, күкрәк киереп әйтү өчен, үзеңдә нинди сыйфатларны булдыру мөһим? Тормышын журналистика белән бәйләгән һәркемне кайчан да булса әлеге дә баягы сораулар борчый. Гаҗәп тә түгел, бит журналистның бар гомере сораулар биреп, аларга җавап эзләүдән гыйбарәт түгелме?

“Журналист булып туалар” дигән әйтемдә күпмедер дөреслек бар. Ник дигәндә, журналистика белән азмы-күпме бәйле булган һәркем тумыштан ук башкалардан аерылып тора. Ул үзсүзле, оригиналь, иҗади, максатчан була; аның дөньяга карашы, фикерләре төпле, ә уй-хыяллары һәм куйган максаты - җаваплы. Ләкин кешенең характерына карап, бала бик аралашучан яисә йомык, актив яисә оялчан, тере яисә куркак була. Бу очракта, бала шәхес буларак формалашканчы, аның сәләтен һәм әхлакый кыйммәтләрен күз уңында тотып, үз юлын билгеләргә һәм булган сәләтен үстерергә кирәк.

Чыннан да, һәр талантны үстерү мөһим. Кеше никадәр генә талантлы булса да, ул һәрвакыт үзен төрле яклап танырга тырыша. Үзен тану процессы һәр журналистның язу рәвешенә дә, сөйләм теленә дә, үз-үзен тотышына да сизелерлек йогынты ясарга тиеш. Тормышын коры һәм тоссыз мәкаләләр язудан башлап, чын даһи язучы яисә журналист булганнар сирәкме әллә? Монда иң зур һәм алтын кагыйдә булуы шарт: теләк һәм вакыт. Әгәр кеше үз вакытын кызганмый, өйрәнә, укый, яза икән, аннан үзе теләгән чын шәхес чыгуы бәхәссез.

Журналистикада үсү чоры беркайчан да тукталмаска тиеш. Замана, кешеләр, политика үзгәрү, һичшиксез, XXI гасыр журналистларының да ишегенә кага. Аларга, үз чиратында, заманадан артка тайпылмаска, куйган максатларына тугры калырга һәм һәрвакыт актив үсештә булырга кирәк.

-2

XXI гасыр журналистына хас булыргатиешле төп 5 сыйфат:

1) МАКСАТЧАНЛЫК. Бу иң төп һәм зур әһәмияткә ия булган сыйфат. Журналистика көннән-көн алга китә, анда яңа алымнар, яңа уңайлыклар барлыкка килә. Әгәр дә син бер урында таптанып эш итәсең икән, “журналистика” синең өчен гади төшенчә генә булып калачак..

2) КЫЗЫКСЫНУ. Бернәрсәгә дә, беркемгә дә ышанырга ярамаган заманда, журналист һәрвакыт үз сүзләрен раслау ягында булырга тиеш. "Кеше эшенә борыныңны сузу” тормыштан аермалы буларак, журналистикада начар форма булып саналмый һәм хәтта, киресенчә, журналист никадәр кызыксынучан, ул шулкадәр компетентлы.

3) АРАЛАШУЧАНЛЫК. Монда журналистның ачык, харизматик һәм бай эчке дөньяга ия булуы керә. Яхшы журналист һәрвакыт тирән, кызыклы, җанлы шәхес булырга тиеш. Телевидение журналисты өчен бу уңыш өчен алшарт.

4) ФИКЕР ЙӨРТҮНЕҢ ГАДИЛЕГЕ. Барсы да гади. Аз терминология, гади сүзләр, һәм кешеләр сезнең эшегезне яратыр.

5) КЫЮЛЫК. Хәтта алай гына да түгел, чын журналист “чәчрәп” торырга тиеш. Әгәр ул алдында торган кешедән читенсенеп, кызыксындырган сорауларны “бизәп” тора икән, аның интервьюлары гади хикәя була түгелме? Шуңа, бу пунктка аеруча игътибар итәргә киңәш итәр идем.

-3

Журналист – бер генә һөнәр иясе түгел!

Күпләр “журналист” төшенчәсе яңгырау белән, күз алдына мәкаләләр язып утыручыны китерә . Әмма бер генә көн үзен журналист буларак сынап караган кеше, һичшиксез, бу фикернең дөрес булмавына инана һәм журналистларга карата бераз гына хөрмәтен арттыра. Асылда, чын журналист фотограф та, психолог, политик, мөгаллимә һәм хәтта үзен куркыныч астында калдыручы “пионер” да. Аның шулай булуы мөһим дә. Бит берничә һөнәрне үзләштермәгән кеше идеаль белгечнең гомуми образын булдыра алмый.

Хәзерге журналист үз стиле булмаса да эшли алмый. Аның мәкаләсе башка мәкаләләрдән аерылып торуы, мәгълүматының оригиналь, шул ук вакытта җиңел булуы мөһим. Ул һәр теманы яхшы яктырта  белергә һәм һәр темага җитәрлек белеме булырга тиеш. Эш графигы да төгәл билгеләнмәгән журналистка, бүген аның каршында кем буласын һәм кемнән интервью алаласын берәү дә әйтми. Ул барысына да әзер торырыга, һәр өлкәдәге кеше белән тиешенчә әңгәмә кора белергә тиеш (булсын ул төзүче, тракторист, эшмәкәр, артист, я булмаса, җырчы). 

Журналист өчен осталык – кыскалыкта. Ул кирәкле кайнар яңалыклар белән минутында-секундында таныштырырга, вакыйганың нәкъ үзәгендә булырга һәм “соры мәтбугат”сыз эш итәргә тиеш. Шул очракта ул мәкаләләр язучы гына түгел, ә чын дәрәҗәсендә журналист була ала.

"Сәясәтчеләр - якты киләчәк, тарихчылар - якты үткәннәр, ә журналистлар бүгенге турында кайгырталар" дигән Дж. Петан. Килешәсеңме, юкмы – синең эш, әмма бу – дөрес сүзләр.

Автор: Гөлназ Әхмәдиева