Россия Пенсия фонды катлаулы эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә пенсияләр билгеләү һәм аны түләү буенча карар кабул итүне гадиләштерелгән тәртиптә алып бару максатында агымдагы елның апреленнән июленә кадәр кертелгән вакытлыча чараларны озайтты. Бу хакта Әгерҗе районындагы Пенсия фондының клиент хезмәте Бүлекчәсе хәбәр итә. Пенсия фонды пенсия һәм посбиеләрнең кайберләрен июль ахырына кадәр дистанцион рәвештә билгели, шулай ук гражданнар сорауларына кирәкле мәгълуматлар бирү, моңа кадәр билгеләнгән түләүләр вакытын озайту һәм кабат исәпләү дә ай ахырына кадәр дистанцион рәвештә башкарылачак. Пенсияне шәхси кабинет аша дистанцион билгеләү Хәзер пенсияләр күбесенчә Пенсия фондының es.pfrf.ru порталындагы шәхси кабинет һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрелгән электрон гаризалар буенча билгеләнә. Әлеге төр гаризалар барлык мөрәҗәгатьләрнең 70 процентын тәшкил итә. Күпчелек очракта пенсия гражданнарның ризалыгы буенча Пенсия фондының мәгълумат базасына эш белән тәэмин итүчеләр җибәргән
Пенсия фонды пенсия һәм социаль түләүләр рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибен июль ахырына кадәр озайта
7 июля 20207 июл 2020
6
3 мин