-Югары Тегермәнлек авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар истәлегенә чын мәгънәсендә истәлекле урын булдырылды. Без барыбыз бергәләшеп бу эшне башкардык. – дип хәбәр итте Югары Тегермәнлек авылыннан Илфар Габдрахманов.
Бу урында әлеге мемориалны эшләү идеясе алты ел элек барлыкка килгән булган. Һәм менә бу эшне башкарып чыккан алар.
“Авылыбызның 80 % тирәсе хуҗалыгы бу эштә актив катнашты (финанс, төзелеш материаллары, хезмәте белән). Исемлек буенча 599 кеше киткән сугышка, 549 кешенең исем фамилиясе такталарга язылды. Без эшне башлап йөрүчеләр, актив катнашучылар, авылдашларыбыз белән горурланабыз. Барысына да саулык, тынычлык телим, күкләребез аяз булсын”,–дип теләкләрен җиткерде Илфар Габдрахманов.
https://zen.yandex.ru/media/id/5bee5476f1e38600aa14a342/iugary-tegermnlek-avylynda-bek-vatan-sugyshynda-katnashkan-avyldashlary-istlegen-istlekle-uryn-buldyrylgan-5eba86e3a9db2404f2bca501