Татарстан Республикасында социаль челтәрләрдә һәм пабликларда язмалар урнаштыру юлы белән мошенниклык гамәлләре очраклары ачыклана.
3 яшькә кадәрге, 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга бирелә торган акчалар булачак пенсияләрнең тупланма өлешен киметү хисабына түләнә, дигән дөрес булмаган мәгълумат таратып, мошенниклар ялган хәбәр тарата.
Әгерҗе районындагы Пенсия фондының клиент хезмәте Бүлекчәсе өч яшькә кадәрге һәм өч яшьтән 16 яшькәчә бала тәрбияләүче гаиләләргә акчалата ярдәм Федераль бюджеттан түләнә һәм берничек тә пенсия күләмен киметми, дип искәртә. Әлеге хәбәр – мошенниклар эше!
Барлык шикле очраклар туганда татарстанлыларга (843) 279-27-27 номеры буенча Пенсия фондының контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Әгерҗе районындагы Пенсия фондының клиент хезмәте контакт – үзәге 074, (85551)2-29-58