Күптән кызыксына идем, ни өчен хәзерге, бернинди 1930 еллардагыдай идеология нормалары тарафынна кысылмаган татар теле орфографиясе инглиз теленнән турыдан туры сүзләр алынуга көйләнми? Үзегез карагыз: урыс телендә булмаган инглиз телендә дә, татар телендә дә уртак фонемалар бар, алардан иң беренчесе ул "Ә", инглиз A хәрефенең әйтәлеше. Шундый ук вакытта урыс теленә күп интернеттәге төшенчәләр инглиз теленнән алынган. Ни өчен татарлар да аларны урыс теле чынлап та бернинди сүзлектә әле кодификацияне күрмәгән "кагыдәләре" буенча язалар? Минемчә, инглиз теленә якынлаша торган язу кагыйдәләре булса, татар теленең өйрәнү күпмилләтле "яшь циник" катлавына (хәзерге урта буын мәнәҗерләре, яки "Тукай татарчасындагы" кибетчеләр) файдалырак булып тоелыр. Чөнки татар теле өйрәнгәндә "балагыз һәркемгә файдалы инглиз теле сүзләренең дөресрәк әйтелешен" белеп алыр иде. Әйе, үземә, минем кебек кешеләргә шул логика ясалма булып сизелә: безгә татар теле шәхси утилитар файдабызга гына кирәк түгел, без б