Укучылар власть органнарына мөрәҗәгать итте.
Уку елы тәмамланды. Ниһаять, балалар көтеп алган каникулларына туктады.
Әмма быел каникулларга чыгу башкачарак булды. Һәр укучы уку елының соңгы көнендә укытучысы белән 1 сентябрьдә очрашырга теләвен әйтте. Вирус чигенсә, балалар өчен янә мәктәпләр ачылыр. Ә менә чыгарылыш сыйныфлары...
"Соңгы кыңгырау" бәйрәмен дә 11нче сыйныф укучылары өчен әллә ни шатлык китермәде. Алар онлайн форматта хушлашырга мәҗбүр булды. Алда чыгарылыш кичәсе дә бар.
Бу җәһәттән яшьләр власть органнарына видео-хат яздырды. Бу мөрәҗәгать игътибарсыз калмасын иде.