Найти тему
Лилия Габдрафикова

Мәрҗани ни өчен тавыкларны әтәчкә әйләндергән?

Мәрҗанинең биографиясы төрле яктан өйрәнелсә дә, бу күп кырлы шәхеснең тормыш юлын галимнар әле гизеп чыга алмаганнардыр. Шиһабетдин Мәрҗанинең автобиографиясын алсак, анда кызыклы фактлар очрый, әммә аларга шул кадәр күз өйрәнгән, бу фактларны өтер аша гына әйтеп китәләр, әллә ни игътибар итмичә. Мин бу кечкенә мәкәләдә әнә шундый нәрсәләргә сезнең игътибарны җәлеп итмәкчемен.

Мәсәлән, 1876 елның июнендә Шиһабетдин хәзрәт данлыклы алман галимы Альфред Эдмунд Брем белән очраша. Бу кеше “Хайваннар тормышы” дигән фәнни-популяр китапның авторы.

Ул Казанда Төркестан якларына китеп барышлый була, һәм шул арада Мәрҗани белән күрешә. Уйлап карасаң, хайваннарга мөкиббән киткән кешегә нигә кирәк мулла белән сөйләшеп утыру? Һәм ул сәяхәтче галим өчен Казанда башка татар мулласы беткән мени?

Әлбәттә, Мәрҗани гади генә татар мулласы түгел, аның фикер-даирәсе бик киң. Ә шулайда, менә “хайваннар тормышы” дигән нәрсә баштан китми...

Бәлки Мәрҗанинең биографиясенән икенче бер факты бу нәрсәне ачыклауда ярдәм итәр.

1869 елда Шиһабетдин хәзрәт хайваннарга мәрхәмәтле караш турында нәсихәтләр яза.

Һәм аның үзенең әйтүе буенча, бу хезмәт губернаторның сорауына җавап сыман языла һәм русчага тәрҗемә ителә, “Казанские губернские ведомости” гәзитендә бастырылып чыга. Бу факт, Мәрҗанигә багышланган, күп фәнни хезмәтләрдә очрый. Әммә әллә ни сораулар тудырмый.

Ә нигә соң казан губернаторына андый нәсихәтләр кирәк булган? Реформалар заманында, башка эше булмаганмы ни? Әгәр губернатор фондында шушы мәсьәлә буенча документ эзли башласак, әлбәттә бер нәрсә дә таба алмасбыз. Чөнки, чынлапта, бу губернатор канцеляриясы эше түгел.

Әммә Мәрҗани, әлбәттә, ялгышмаган, “Нәсихәтләр” не ул 1869 елда язган. Губернатор сорады дип әйтүе дә ялган түгел. Губернатор эшеннән буш вакытында «Российское общество покровительства животным» дигән җәмгыять эшендә дә катнаша һәм бу оешманың Казан бүлегенең җитәкчесе дә булып сайлана.

Медаль Российского Общества покровительства животным. Фото:  https://ru.bidspirit.com
Медаль Российского Общества покровительства животным. Фото: https://ru.bidspirit.com

Нинди оешма соң бу? Күп алдынгы идеялар ул заманда Ауропадан килгән һәм бу очракта да шундый оешмалар 1820 елларда Великобритания, Франция һәм башка илләрдә барлыкка килә. Аннары инде 1865 елда Россияда да оештырыла. Бу оешманы император гаиләсе дә хуплый, һәм покровитель итеп Николай Николаевич старший (Николай I улы) сайлана.

Казан дворяннары һәм интеллигентлары да алдынгы идеялардан калышмыйбыз дип 1868 елның ахырында шул җәмгыятнең бүлеген оештырып җибәрәләр. Башта 27 кеше әгъза булып торса, бер ел үткәч монда 67 кеше җыела.

Безгә инде иң кызыклысы, татар кешесе булаганмы анда юкмы, дип карыйбыз. Һәм бу чорның билгеле татар байларының берсе –Исмагил Исхак улы Аппаковныңда шул дворяннар белән җыелышларга йөрүен күрәбез.

Кызганычка каршы, бу оешманың максатлары, кагыйдәләре әле һаман көн үзәгендә. Ничә еллар һәм хәтта гасырлар үтсә дә халык арасында хайваннарга мәрхәмәтле караш әле дә бик таралмаган. Балалар, үсмерләр арасында эт-песиләрне җәзалап видеога төшереп интернетка салу кебек коточкыч күренешләр бар. Һәм бу әнә шул тәрбия җитмәгәнлектән, мәрхәмәтлелек турында нәсихәтләр юклыктандыр.

Ә 19 нчы гасырга килгәндә, бу чорда иң популяр транспорт атлар булгач, хайваннарны яклау мәсьәләсе бигрәк кызу тора. Һәм “Общество покровительства животным” ассызыклаган иң мөһим идея “смягчение нравов” , халык арасындагы тупаслыкны, мәрхәмәтсезлекне бетерергә тырышу. Эт-песиләр, мал-туар, атларга һәм кошларга карата туган тупаслык кешеләрнең аралашуында да бит мәрхәмәтлек булмаган дигән сүз. Шуңа күрә Казандагы бу оешма бик алдынгы карашларны халык арасында таратуны максат итеп куя. Кагыйдәләрен губернаның төрле җирендә тараталар, полиция кебек урыннарга бу кагыйдәләр рекомендация рәвешендә тәкдим ителә. Әммә закон ягыннан ул кагыйдәләргә игътыйбар итмәгән кешеләргә бер нинди дә шелтә-яза каралмый, һәм шуңа күрә оешманың түрендә губернатор утырса да, гади халыкның бу чараларга исе китми. Ә оешмага хәтта кайбер интеллигент рәтләрендә йөргән кешеләрдә “барская забава” дип карыйлар.

Исторический очерк, выпущенный к 10-летию действия Общества в России.  Тут упоминается и имя Ш.Марджани.  Фото: https://buyabook.ru
Исторический очерк, выпущенный к 10-летию действия Общества в России. Тут упоминается и имя Ш.Марджани. Фото: https://buyabook.ru

Әлбәттә Шиһабетдин хәзрәт мондый тәрбиясез скептиклар рәтендә булмый һәм 1869 елда бу оешманың сорауы буенча нәсихәтләр язып бирә. Аңа Казанның иң дәрәҗәле мөселман дин әһеле, ахун буларак мөрәҗәгать итәләр. Шундый ук сорау белән казан архиепископына һәм башка дин җитәкчеләренә дә (католикларга, протестантларга) мөрәҗәгать итәләр. Әмма Мәрҗани генә бу сорауны җавапсыз калдырмый. Моннан алда Казан һәм Свияжск архиепископның нәсихәтләре «Известия по Казанской Епархии» журналында басылып чыккан була. Һәм тагын бер аерым хезмәтне Казан университеты профессоры, бу оешманың әгъзасы, Юшкевич әзерләп бирә, аны Казанский учебный округка кергән уку йортларында тараталар.

Шигабутдин Марджани (1818-1889). Фото: общественное достояние
Шигабутдин Марджани (1818-1889). Фото: общественное достояние
Мәрҗани үз хезмәтен мәдрәсәләр өчен яза. Нәсихәтләрне Ильминский русчага тәрҗемә итә һәм аны оешманың җыелышында тыңлыйлар, һәм бастырып чыгару кирәк дигән нәтиҗәгә киләләр. Шуннан соң нәсихәтләрне 800 данә тираж белән басып чыгаралар һәм ул язма мәдрәсәләрдә таратыла.

Тираҗы күләмле булса да, “Нәсихәт-нәмә” әлеге көндә югалган санала. Мәрҗанинең язма мирасын өйрәнүчеләр аның эчтәлеген үзләренчә фаразлап, “шулай булырга тиештер” дип төсмерлиләр. Мәсәлән, Дамир Шагавиев болай дип яза «можно предположить, что автор привел в нем хадисы, где говорится о вознаграждении за проявление милосердия к животным и наказании за их мучение и небрежность к ним. Әлбәттә, Мәрҗани бу нәсихәтләрне хәдисләргә таянып язгандыр, әммә без бит аның телгә бик үткер, бөтен нәрсәгә үз карашы, үз фикере булган шәхес дип беләбез һәм бу уй-фикер йөртүдә булган үзенчәлек аның һәр язма мирасында чагылыш алган. Шуңа күрә бөтен Идел буена таралган “Нәсихәт-нәмә”не бер заман табылыр дип өметләнәбез.

Шәхеснең фикерләре үзенчәлеге турында сүз йөрткәндә аның холык-фигыле, гадәти тормышы үзенчәлекләренә дә күз салсак зыян булмас. Әлбәттә, Мәрҗаниның хайваннарга мәрхәмәтле караш тәрбияләгән хезмәте булгач, ул үзе соң аларга ничек караган дигән сорау туа. Ул заманда үз йортында яшәгән һәр татар баласы, авылда да, шәһәрдә дә, йорт хайваннарын күреп үскән. Уенчыклар урынына йорт тирәсендәге тереклек белән маташканнар. Мәсәлән, Мәрҗәнинең язмаларынан күренүенчә песи балалары белән уйнарга яраткан. Хәтта әнисе үлем өстендә булган чакта да, биш яшьлек бала шул песи белән уйнап йөргән, аны уеннан өзеп әнисе каршысына хушлашырга кертәләр.

Иллюстрация из журнала "Живописная Россия"(1899). Фото: https://realnoevremya.ru
Иллюстрация из журнала "Живописная Россия"(1899). Фото: https://realnoevremya.ru

Мәрҗанинең бала чагы турында аның Сәдретдин исемле энесенең сүзләре бик кызыклы. Кечкенә Шиһабетдин шаян бала булып үсә, гел төрле-төрле яңа уеннар уйлап чыгара. “Мәрҗани бала вакытында әтәч, каз, күркә, эт, мәче кеби хайваннар белән уйнауны, аларны бер-бер белән сугыштыруны сөя иде, - дип сөйли Сәдретдин, абыйсының бала чагын искә алганда.Мәсәлән йорттагы тавыкларны төрле төстә булуларын сөйми, үзе ак төстәген генә яратканга, йорттагы һәмма тавыкларны бөтенләй акка әйләндерү фикеренә төште. Ошбу фикерен тормышка ашыру өчен чебешләрнең вә кайбер тавыкларның ак булмаганнарына әтәч койрыклары тагып, өй халкына аны әтәч дип күрсәтеп, икенче төстә булган бик күп чебешләрне, тавыкларны суйдырып бетерә”. Күп еллар үткәч, Мәрҗани бу бала чак уеннары турында “безнең тавыкларны акка алыштыруыбыз җүләрлек булган икән” дип искә ала.

Татарский мальчик Казанской губернии. Авт. Ж. Рауль. 1870-е годы. Фото: https://ilhom-hojaka.livejournal.com
Татарский мальчик Казанской губернии. Авт. Ж. Рауль. 1870-е годы. Фото: https://ilhom-hojaka.livejournal.com

Бәлки, шул бала чактагы “җүләрлекләр” дә хайваннарга мәрхәмәтле нәсихәтләр язуга бер этәргеч булганнардыр? Гомүмән, олыгайгач, Мәрҗани, олы галим иясе булсада, уку-язу эшләре күп булсада, йорт хайваннарын, кош-кортларны карауда үзенең өлешен кертергә тырышкан, гел аларны ашату ягын кайгыртып торган. Мәсәлән, аның гаилә-йорт тормышын күреп үскән, ерак туганы Зәйнәб Кәримия Мәрҗәнинең кай-бер гадәтләре турында бик кызыклы язмалар калдырган. “Калган икмәк, күмәч катылары күк кавын, карбыз , алма кабыгы, боларның орлыклары кебек нәрсәләрнең барын да җыеп куя. Көтү кайткач, боларны үз кулы илә сыерга биреп ашата, орлыклары илә тавык, чебеш һәм күркәләрне сыйлый иде”, - дип язган бу ханым.

Дом Ш. Марджани в Казани. Современный вид. Фото: http://old-kzn.ru/
Дом Ш. Марджани в Казани. Современный вид. Фото: http://old-kzn.ru/

Шулай итеп, бу кечкенә тарихи сюжет Шиһабетдин Мәрҗани шәхесен тагын бер, яңа яктан күрсәтә. Һәм тәү чиратта, аның кешелеклекле, мәрхәмәтле булуын, фикер йөртүенең кайсы тармагын алсаңда алдынгылардан булуын исбатлый. Һәм, әлбәттә, шушы уңайдан нигә теге алман галимы Шиһабетдин хәзрәтне эзләп йөредедә, нәрсә турында сөйләшеп утырдылар икән дигән сорау инде үзеннән үзе төшеп кала. Һәм шуныда әйтеп үтү кирәк, бу ике шәхеснең аралашулары гарәп телендә булган, чөнки Брем озак кына Мисырда яши һәм бу телне бик яхшы үзләштергән була.