Русиядә вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен шартларны җиңеләйтергә мөмкиннәр. Мондый тәкъдим ил икътисадын тергезү планында бар, аны Икътисади үсеш министрлыгы Хөкүмәткә карауга җибәрде. Икътисади үсеш министрлыгы 2020 ел азагына кадәр лаеклы ялга чыгуга өч ел калган кешеләрне пенсиягә җибәрергә тәкъдим итте. Гамәлдәге закон буенча, хәзерге вакытта пенсия яшенә кадәр ике ел эчендә эштән мәхрүм ителгән, шулай ук эш стажы 20 һәм 25 ел тәшкил иткән хатын-кызлар һәм ир-атлар шундый хокукка ия. Министрлык тарафыннан икътисадны тергезү буенча эшләнгән план шулай ук якындагы өч айга эшсезлек буенча минималь пособие күләмен арттыруны күздә тота. Гамәлдәге 1,5 мең сум урынына аны 4,5 мең сумга кадәр арттыру тәкъдим ителә. Билгеле булуынча, Русия Президенты Владимир Путин 2018 елның октябрендә пенсия системасын камилләштерү турындагы законга кул куйды. Аның нигезендә, 2019 елдан пенсиягә чыгу яшен биш елга — ир-атлар өчен 65 яшькә һәм хатын-кызлар өчен 60 яшькә кадәр арттыру башланды. Моннан тыш,