Галимнәр үткәргән тикшеренүләр хатыны булган көчле затларның озаграк яшәвен һәм яхшырак сәламәтлеккә ия булуын билгеләгән.
Шул ук вакытта 25 яшьтән соң өйләнү иртәрәк өйләнүгә карганда хәерлерәк икән. Япония галимнәре билгеләвенчә, өйләнмәгән ирләр гаиләлеләргә караганда йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан өч тапкыр ешрак үлә икән.
1980 еллардагы тикшеренү кызыклы фактны ачыклаган: әгәр ир кешенең хатыны югары белемгә ия булмаса, аның йөрәк авыруларыннан үлү хәвефе кимрәк икән. Ләкин 21нче гасырда фикер үзгәргән: хәзер галимнәр хатын-кызның белеме никадәр яхшырак, иренең ишемик авырулардан авыру хәвефе шулкадәр кимрәк, дип саный.
Гаилә тормышы кешенең психик сәламәтлегенә дә яхшы йогынты ясый. Ирләр депрессиягә азрак бирелә, пенсиядә тормыштан канәгать була, Альцгеймер авыруы белән сирәгрәк чирли. Ә менә хатынының үлемен кичергән ирләр тол хатыннарга карганда ешрак авырый, үлә икән. Бу көчле затларның... йомшаграк булуы турында сөйли.
Шулай да галимнәр бәхетсез гаилә тормышының сәламәтлеккә зыян салуын да билгели. Еш талашулар кан басымы күтәрелүгә китерә.